Рөстәм Миңнеханов: "Иннополисны булдыруда Киберджая тәҗрибәсе файдалы булачак"

2013 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе
Малайзиянең Киберджая шәһәренең ай-ти технология өлкәсендәге тәҗрибәсе Татарстанның "Иннополис" проектын җәелдерү өчен аеруча кызыклы. Бүген бу хакта Рөстәм Миңнеханов үзенең Киберджая шәһәрендә эшлекле сәфәре барышында әйтте.

Татарстан делегациясе Малайзиянең Киберджая шәһәренең мәгълүмати технологияләрен җәелдерү буенча төп офисында булды.

1996 елда Малайзиянең ай-ти шәһәре үсеше буенча дәүләт күләмендә программасы кабул ителә. Әлеге программа чит-ил компанияләрен кызыксындырып, җирле ай-ти технологиясен үстерүне күз алдында тотып кабул ителә.

Киберджая мультимедиа өлкәсендәге технологияләр буенча югары зона булып санала. Киберджая проектына 1997 елда старт бирелеп, бүгенге көндә ул Малайзиянең Силикон аланы буларак яхшы таныш.

Киберджая сүзе Кибершәһәр буларак тәрҗемә ителә. Һәм ул Куала-Лумпура каласының шәһәр чите булып тора. Гадәти эш көннәрендә анда 55 мең тирәсе кеше булса, анда яшәүче җирле халыкның саны 35 мең кеше исәпләнә. Шәһәрнең төп нигезен ай-ти компанияләр тәшкил итсәдә, 600дән артык җитештерү компанияләре бар. Болар IBM, Dell, AMD, Ericsson, HP, Fujitsu, BMW компанияләре. Азиянең көньяк-көнчыгышында Малайзиянең төп салым хезмәтенең иң эре офисы урнашкан.

Шәһәрнең гомум мәйданы 2800 га тәшкил итә. Проект гамәлгә кергәннән бирле инфраструктур үсешенә 1,3 милиард доллар күләмендә акча сарыф ителә. Шәхси инвесторлар өлешенә туры килгән кертемнәрнең суммасы 3,9 миллиард доллар белән исәпләнә.

Шәһәр инфраструктура һәм коммуникацияләр, 5 югары белем бирү оешмасы, 20 кеше белем алучы мультимедияләргә ия. Шулай ук нанотехнологияләр, виртуаль чынбарлык юнәлешләрен өйрәнү өчен 13 тикшерү үзәге бар.

Яшәү өчен шәһәрдә бөтен мөмкинлекләрдә тудырылган. Шул исәптән кибет, спорт объектлары, автобус маршрутлары да бар. Нигездә барлык инфраструктура объектлары да тәүек буе хезмәт күрсәтә.

Малайзиянең мәгълүмати технологияләр корпорациясе (MDEC) - Малайзиянең мультимедияләрен җәелдерү өчен җаваплы компания. Шәхси компаниянең эшчәнлеген арттырып, “бер тәрәзә” системасы буенча эшләүче дәүләт агентлыгы ул. Корпорация Малайзия хөкүмәтенең норматив-хокук актларын әзерләү бедән шөгыльләнә. Проектны тормышка ашырырга теләүчеләрнең мөрәҗәгатен 30 тәүлек эчендә карап, тиешле документлар һәм лицензияләр алу, җирле партнерлар белән таныштыруда ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирә. Суперкоридор программасында катнашучылар өчен махсус льготалар каралган. Бу компаниянең беренче 5 елда эчендә алган табыш һәм башка төр налоглардан азат итү. 1-3 елга виза алу онлайн бара һәм 7 көн эчендә хәл ителә. Өйрәнү һәм тикшерүләр алып бару өчен хөкүмәт грантлары каралган.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмә ахырында Татарстанда тормышка ашырылучы Иннополис ай-ти шәһәре проекты турында сөйләде. “Без федераль күләмдә сезнекенә охшаш проектны тормышка ашыра башладык." Татарстан Президенты MDEC җитәкчесенә Сезнең тәҗрибәне җентекләп өйрәнү өчен үз белгечләребезне сезгә җибәрергә телибез дип мөрәҗәгать итте. “Киләчәктә ике шәһәр арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзү бик кирәкле гамәл дип саныйм”.

Сезнең тәҗрибә безнең өчен бик кызык, сез күпне эшләдегез, уңышка юлны яхшы беләсез һәм сезнең киңәшләр безгә бик файдалы булыр иде, - диде Рөстәм Миңнеханов. Без бергә эшләргә тиеш. Киләчәктә сезнең партнерларыгыз булырбыз дип өметләнәм”.

Татарстан Президенты MDECның дәрәҗәле кунаклар исемлеге китабында теләкләрен язып калдырганнан соң, Татарстан делегациясе өчен Киберджая шәһәре буйлап экскурсия оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International