Татарстан Республикасында 938,9 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 31,5%ы

2020 елның 8 мае, җомга

Бүген Татарстанның төзелеш мәйданнарында Бөтендөнья хезмәтне саклау көне һәм санитар-экологик ике айлык уңаеннан «Чиста төзелеш» чарасы уздырыла.

Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, 7 майга республикада 938,9 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 31,5%ы. 2 атна эчендә динамика 51,8 мең кв.м.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасы буенча – мәйданы 26,5 мең кв. метр булган 483 фатирлык 12 торак йорт буенча статистика органнарына хисаплар тапшырылган (планның 9,7 %ы). 2 атна эчендә Әлмәт шәһәрендә 1 йорт тапшырылган.

2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. 7 майга 360,5 мең кв. м мәйданда 52 йорт файдалануга тапшырылган, планның 27,4%ы. 68 йорт әзер диярлек (70%-100%), 49 йорт уртача әзерлектә (30%-70%), 8 йортта эшләр күп әле (0%-30%).

2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 7 майга 551,9 мең кв. м мәйданда 246  индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 39,7%ы.

Торак белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча 728 гаиләгә 1 млрд 193,4 млн сум күләмендә торак шартларын яхшырту каралган.

Быел торак белән 600 ятим бала тәэмин ителәчәк. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән ДТФ арасында 349 торак урынына төзелгән контрактлар кысаларында 7 майга 76 торак урынына милек хокукы теркәлгән (Биектау – 2, Зеленодольск – 2, Лаеш – 5, Минзәлә– 4, Түбән Кама – 13, Казан – 50), 211 торак урынына сатып алу алды әзерлеге бара (Әгерҗе – 4, Әлмәт – 58, Кайбыч – 1, Кукмара – 5, Түбән Кама – 77, Сарман – 4, Чаллы – 13, Казан – 49). Тагын 62 торак урыны тапшырылмаган йортларда урнашкан (әзерлеге 80%тан артык): Әлмәт – 21, Бөгелмә – 9, Алабуга– 26, Нурлат – 6.

2020 елның 7 маена 46 күп балалы гаиләнең барысына да сертификатлар рәсмиләштерелгән. 6 млн. 933 мең сумлык 1 сертификат реализацияләнгән. (Казан).

12 муниципаль берәмлектә 47 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан муниципаль берәмлекләр белән финанслашу турында килешүләр төзү эше тәмамланган.  7 майга  3 яшь гаиләгә субсидияләр күчерелгән (Арча – 1, Саба – 1, Казан – 1).

Моннан тыш, 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчены торак белән тәэмин итү кысаларында 19 сертификат гамәлгә ашырылган, шулардан 8 чернобыльче, 9 мәҗбүри күченүче, 2 Ерак Төньяктан күченүче торак белән тәэмин ителәчәк.  

Фәрит Хәнифов искәрткәнчә, 2020 елда«Уңайлы мохит» программасы буенча быел гомуми суммасы 16,58 млн. сумга 12 гомуми белем учреждениесе җайлаштырылачак.    

Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.

«Безнең ишегалды» программасы биш елга исәпләнгән, барлыгы 50 млрд. сумлык һәм аның буенча 6775 ишегалды төзекләндереләчәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген яңа коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә икътисадый вәзгыять катлаулы, әмма программа дәвам ителәчәк.

«Безнең ишегалды» программасы бюджеты кыскарачак, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, әмма без гражданнарга вәгъдә иткән барлык нәрсәләр дә үтәләчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International