Алексей Песошин Казанның Арча зиратында “Җиңүче-солдат” монументына чәчәкләр салды

9 май 2020 ел., шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында “Җиңүче солдат” монументына чәчәкләр салу тантанасында катнашты.

“Җиңүче солдат” монументы янына традиция буларак мактаулы каравыл куелган иде.

Казанның Арча зиратында сугышчылар каберләре һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск бар. Анда шулай ук “Хәсрәтле солдат” һәйкәле куелган.

Алексей Песошин шулай ук Казанның мактаулы гражданы, Советлар Союзы Герое, очучы Михаил Девятаевны һәм Арча зиратында күмелгән башка легендар татарстанлылар-сугышта катнашучыларны бер минут тынлык белән искә алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International