Рөстәм Миңнеханов “Иннополис” инновацион проекты буенча киңәшмә уздырды

2013 елның 12 гыйнвары, шимбә
Рөстәм Миңнеханов бүген инновацион территориаль “Иннополис” үзәген җәелдерү буенча киңәшмә уздырды. Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган әлеге киңәшмәдә Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникациләр министры Николай Никифоров катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар “Иннополис” проекты җәелдерү, инженер һәм транспорт инфраструктурасы төзелеше хакында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, “Иннополис” проекты Татарстан Республикасы территориясендә тормышка ашырылучы иң эре проектларның берсе. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, 1,5-2 ел эчендә 20 млрд. сум тирәсе акча үзләштерү күз уңында тотыла. Шулай ук, моннан тыш Татарстанның аерым инвестицион бурычлары да булачак. Исегезгә төшереп үтәбез, 2012 елның ноябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Татарстанда “Иннополис” үзәге кебек махсус икътисадый зона булдыру буенча карарга кул куйды. Әлеге игътисадый зонаны Татарстанның Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнарында булдыру күз уңында тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International