Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“СМАРТ Сити Казань” проекты ТР башкаласы үсеше өчен драйвер булып тора - Татарстан Президенты
2013 елның 18 гыйнвары, җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “СМАРТ Сити Казань” проектын гамәлгә кую мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә ТР Хөкүмәте һәм республиканың эре компанияләре җитәкчеләре катнашында узды.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне ачып, “СМАРТ Сити Казань” проекты Казанның халыкара мегаполис буларак, киләчәк үсешендә стратегик роль уйный. “Проект безнең башкала үсешендә драйвер булып тора, - диде ул. – Бу үсешнең җәлеп итүчән һәм перспективалы нокталарының берсе”.
“СМАРТ Сити Казань” планын Малайзиянең AJM Planning & Urban Design Group, Straits Consulting Engineers компанияләре белән “Татинвестгражданпроект” ДУП белән бергә гамәлгә куела.
Рөстәм Миңнеханов фикеренә караганда, бу компанияләр “акыллы” шәһәрләр төзүдә зур тәҗрибәгә ия. ТР Президенты күптән түгел Малайзиягә сәфәрендә “СМАРТ Сити Казань” проекты аналогы – “Медини Искандар Малайзия”дә булды, аны AJM Planning & Urban Design Group компаниясе эшләгән.
Киңәшмәдә ТР Президенты “СМАРТ Сити Казань” проектын гамәлгә кую киләчәктә Казанны үстерү планын исәпкә алып эшләнергә тиеш. “Иннополис”, “СМАРТ Сити Казань” проектларын, Яшел Үзән районы янындагы территорияләрне үстерү, алар бердәм “Зур Казан” концепциясен төзеп, бер-берсе белән интеграция булган очракта гына уңышлы булачак,- диде ул. – Без хәзер үк Казанны эре шәһәр буларак үстерү нигезләрен дөрес салырга тиеш”.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов үз докладында проектның яңартылган концепциясе һәм аның үсешенең агымдагы стадиясе хакында белдерде. “СМАРТ Сити Казан”ның гомуми мәйданы 650 гектар тәшкил итә. Проект территориясе халыкара аэропорттан 3 км һәм Казан үзәгеннән 15 км ераклыкта. “Акыллы” шәһәрдә иҗтимагый-эшлекле үзәк, фәнни-мәгариф үзәге, махсус икътисади зона, шулай ук туристлык зонасы урнашачак. “СМАРТ Сити Казань” да яшәүчеләр саны 56 мең кеше тәшкил итәр дип планлаштырыла.
Очрашуда шулай ук инженер һәм транспорт инфраструктурасы төзелеше мәсьәләләре буенча фикерләштеләр.
ТР инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз