Алексей Песошин “Татспиртпром” АҖ Директорлар советы утырышын уздырды

2020 елның 5 июне, җомга

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ  Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Премьер-министры, “Татспиртпром” АҖ  Директорлар Советы рәисе Алексей Песошин уздырды.

Көн тәртибендәге темалар – 2020 елга бюджетны раслау, Директорлар советына һәм Ревизия комиссиясенә кандидатлар күрсәтү турында иде.

“Татспиртпром” АҖ генераль директоры Руслан Максудовны Директорлар советы составына кертү турында карар кабул иттеләр.

Моннан тыш, компаниянең 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Узган елда компания 9,9 млн декалитр алкоголь продукциясе җитештергән. Федераль сәүдә челтәрләрендә һәм төп локаль челтәрләрдә сату күләме 17%ка арткан.

Руслан Максудов компаниянең агымдагы елның икенче яртыеллыгына планнары турында сөйләде. “Татспиртпром” беренче кварталда административ чыгымнарны кыскарта һәм компаниянең банк кредитларын киметүен дәвам итә.

Хәзерге вакытта компаниянең топ-менеджменты арасында 2021-2023 елларга предприятиене үстерүнең яңа стратегиясе турында тыңлаулар тәмамлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International