Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "ТР буенча ЭЭМның Татарстанның тотрыклылыгына һәм социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше зур"
2013 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген ТР буенча ЭЭМ коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булып, министрлыкның узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2013 ел бурычлары турында сүз булды. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, статс-секретарь – РФ эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов, ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР прокуроры Кафил Әмиров, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Александр Антонов һ.б. катнашты.
ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин төп доклад белән чыгып, узган елдагы һәм хәзерге вазгыятьне яктыртты, ирешелгән уңышлар турында шәрехләде. ТР илдә иң куркынычсыз төбәкләрнең берсе булып кала бирә, дөрес, соңгы елларда ислам дине агымнарының радикаль юнәлешлеләре активлашып, һөҗүмнәре кыюланды һәм профессиональлек ягына авыша төште, дип бәяләде.
2012 елның 12 аенда ТР эчке эшләр органнары тарафыннан ирешелгән уңышларны саклап калу мөмкин булды гына түгел, оператив вазгыять тә сизелерлек тотрыклыландырылды. Республикада җинаятьчелек дәрәҗәсе 100 мең кешегә уртача 1356,3 җинаять туры килә (2011 елда 3,5 меңгә азрак), Идел буе федераль округы буенча ул сан 1566,1не тәшкил итә, РФ буенча – 1609,3. Былтыр Татарстанда барлыгы 51584 җинаять теркәлгән һәм бу 2011 елдагыдан 7 процентка азрак (Идел буе федераль округында – 46681, РФдә - 2302168), шул ук вакытта авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны 11 процентка кимегән, җинаятьләрне ачу исә 62 процент тәшкил иткән. Көчләү, кеше сәламәтлегенә белә торып авыр зыян салу, талау, урлау, кеше байлыгына куркытып таләп итү юлы белән ия булу, наркотиклар һәм утлы коралның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр саны 2011 елдагыдан азрак булган. Татарстан эчке эшләр органнары тарафыннан оешкан җинаятьчел формированиеләре кылган 670 җинаятьне ачкан һәм аларның 427 әгъзасы җинаять җаваплылыгына тартылган.
Мошенниклык очракларының, ә былтыр алар 1166 булган, һәр бишенчесе мобиль элемтә юлы белән эшләнә, андый җинаятьләр белән былтыр гына да 18 млн. сумлык зыян килгән, быел да инде – 1,5 млн. сумлык, дип, министр игътибарны әлеге һ.б. мәсьәләләргә юнәлтте.
ТР буенча ЭЭМның Татарстанның тотрыклылыгына һәм социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше зур, тулаем төбәп продуктының (ВРП) 5-6 проценты - хокук сакчылары казанышы-хезмәте, гомумән, хокук сакчылары Татарстанда бик күп файдалы эш башкара – монысы бәхәссез, дип билгеләп үтте ТР Президенты коллегиядәге чыгышында. РФ Эчке эшләр министрлыгын хокук саклау органнарын коралландыруда, Универсиадага әзерлек мәсьәләсендә күрелә торган чаралары өчен рәхмәт белдереп, Казан Универсиадасында куркынычсызлык тәэмин ителеше эшен башкаруда, ә ул Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы җилкәсенә төшәчәк, хәзер булган нагрузка һәр служба өчен 2-3 мәртәбә артачак, бу Сочи Олимпиадасы алдыннан өйрәнү узу булачак, дип искәртте.
Ведомствода реформа уздыру нәтиҗәсендә, хәзер полицейскийлар җитешмәү мәсьәләсе буенча Президент, участковыйларны “кыскарту” дөрес гамәл түгел, мигрантлар агымы гаять зур, законны санга сукмаучы яшәүчеләр бар, ә аларны кем карый – участковыйлар, ә инде җинаять башкарылгач эш узган була, димәк, шуңа җиткермәс өчен тырышу кирәк, шулай ук юлларда патруль хезмәте тормаса, бездәге ментальлекне исәпкә алып, кагыйдә бозучылар кимемәячәге билгеле, дип кадрлар сәясәтендә фикерен белдерде.
Шулай ук РФ эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов та сүз алып, ТР буенча ЭЭМ эшчәнлегенә бәяләмә бирде, ТР прокуроры Кафил Әмиров исә хокук сакчыларының хокук бозудагы кыңгыр якларын ачты.
Соңыннан бер төркем хокук сакчысына Президент Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт бүләкләре, министр урынбасары Игорь Зубов ведомство бүләкләре тапшырды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз