“Татнефть” соңгы 5-6 ел эчендә битумлы нефть чыгаруны оештыру өлкәсендә бик күпкә өйрәнгән. “Шуңа күрә сланецлы нефть – бәлки, 50 елдан соң, аның артында киләчәк, һәм безгә дә технологияләр өлкәсендә эшләргә, 50 ел алга карарга кирәк”,- диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Россиядә, тулаем алганда, нефть һәм башка чыганаклар күп – илнең запаслары тәртиптә.
Бүген чыгарыла торган нефтьнең сыйфаты турында сөйләгәндә, аерым алганда, югары күкертлелек турында, республика башлыгы: “Нефть яхшы яки начар була алмый. Нефть - ул я бар, я юк”, - дип белдерде.
“Бездә җиңел девон нефте булганда, барысына да ошады (Татарстанда нефть 70 ел чыгарыла – Т-И. искәрмәсе). Бүген күбесенчә карбонатлы, һәм аңа күкертне без салмыйбыз. Моның бер начарлыгы да юк, күкертне чистарту технологияләре бар. Ләкин бу, нефтьнең гомумән булмавына караганда, яхшырак”, - дип саный Р.Миңнеханов.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.