Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Владивостокта XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уты эстафетасының Россия этабы старт алды
2013 елның 25 гыйнвары, җомга
Бүген Владивостокта, Россия студентчылыгы көнендә, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уты эстафетасының Россия этабы старт алды. Владивостоктан турыдан-туры трансляцияне “Россия 24” телеканалы алып бара.
Эстафета Ерак Көнчыгыш федераль университетының яңа кампусыннан – Русский утравыннан башланып, Золотой Рог күперендә тәмамланачак. Владивостокта эстафетаның гомуми озынлыгы 15,5 километрны тәшкил итәчәк.
Универсиада Уты эстафетасы стартында РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Универсиада-2013 кә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Приморье крае губернаторы Владимир Миклушевский, РФ Спорт министры урынбасары Сергей Шелпаков, Россия студентлар спорт берлеге президенты, Халыкара студентлар спорты федерациясенең беренче вице-президенты Олег Матыцин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” оешмасы генераль директоры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.
“Универсиада Уты эстафетасын Россия территориясендә нәкъ менә Студентлар көнендә каршы алуыбыз икеләтә сөенечле. Әлеге Ут спорт, мәгариф һәм мәдәният символы булыр дип уйлыйм. Барлык кешене шушы вакыйга белән котлыйм, илебезгә уңышлар һәм җиңүләр телим”, - дип мөрәҗәгать итте Ерак Көнчыгыш федераль университеты студентларына Олег Матыцин. Нәкъ менә ул Россия җирлегендә Универсиаданың беренче факелын кабызып, аны беренче факел йөртүчегә тапшырды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бу бәхет “Ак Барс” хоккей командасы капитаны Алексей Морозовка тәтегән иде. Эстафетаның беренче этабын йөгереп үткән Морозов, факелны Универсиада-2013 нең генераль партнеры – “Хендэ Мотор СНГ” компаниясенең маркетинг буенча директоры Алексей Ермиловка тапшырган.
Россия җирлегендә Универсиада Уты Эстафетасының беренче этабында барлыгы 60 факел йөртүче катнашачак. Эстафетаның Владивостоктагы өлешенә бәйрәм хуҗасы – Татьяна нокта куячак. Татьяна Зубарева – Казанда узачак Универсиада-2013 волонтеры, Ерак көнчыгыш федераль университеты студенткасы.
Моннан тыш, бүген Владивостокны Универсиада-2013 хуҗабикәсе Казан белән тоташтыручы телемост та оештырылды. Футбол стадионының төзелеш мәйданыннан Владивосток белән элемтәгә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм җиңел атлетика буенча олимпия чемпионкасы Юлия Зарипова чыкты.
Искәртеп узабыз, Универсиада-2013 Уты эстафетасы 2012 нче елның 12 нче июлендә Франциядә старт алган иде. Утның “Седов” җилкәнле судносында диңгез буйлап 45 мең милль озынлыктагы юлда сәяхәт кылуы – тарихи вакыйга.
Эстафетаның Россия этабында факел йөртүчеләр Россиянең иң эре 30 студентлар үзәгенә, абруйлы югары уку йортларына барачак. Эстафета 6 нчы июльдә Казанда төгәлләнәчәк.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз