Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Инноваторларны тәрбияләргә кирәк”
2013 елның 26 гыйнвары, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика яшьләр форумы-2012 иң яхшы проектлары күргәзмәсендә булды һәм җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты. IT-лицейда узган чарага федераль конкурс мәйданчыкларында җиңүчеләр, ТР махсус дәүләт стипендиясен алучылар, ТР Дәүләт Советы, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, вузлар ректорлары һ.б. чакырылган иде. 2012 ел Олимпия чемпионы Юлия Зарипова һәм “Голос” телепроекты җиңүчесе Динә Гарипова тантана кунагы булды.
Республика яшьләр форумы – яшьләр һәм яшьләр командасы үз проектын тәкъдим итә һәм яклый ала проектны гамәлгә ашыру өчен үз тарафдарларын эзләү инновацион мәйданчыгы һәм алар җәмәгатьчелек, дәүләт ярдәменә ия була. Форумда 16 яшьтән 30 яшькәчә яшьләр, ТР вузлары һәм ссузлары студентлары, ТР балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләр активистлары катнаша ала. 2012 ел форумы 1 июньдә старт алды һәм 3 этаптан тора. Республика яшьләр форумы финалы декабрьдә булды.
Иҗади яшьләр академиясе президенты, Республика яшьләр форумы-2012 башкарма директоры Тимур Бәхтияров сөйләвенчә, форум өченче тапкыр үткәрелгән. Узган ел форумда катнашу өчен 1044 гариза бирелгән, аларның 632 се экспертлар тарафыннан каралган. “Форумда 9 мәйданчык иде, “Архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык”, “Яшьләр коррупциягә каршы” һәм “Студентлар үзидарәсе” яңа мәйданчыклар , - дип билгеләп үтте Тимур Бәхтияров һәм барлык мәйданчыклар да яшьләр ихтыяҗыннан чыгып формалаша дип белдерде.
“Без сезнең даирәгә эләккән саен уңай эмоцияләр алабыз һәм безнең республика һәм илнең ничек үзгәрүен күрәбез”, - диде Татарстан Президенты форумда җиңүчеләрне бүләкләү алдыннан. Ул IT-лицей төзү идеясе Универсиада авылы төзелгәч туды дип искәртте. “Безнең университетлар мәктәп, талантлы яшьләр белән эшләргә тиеш”, - дип белдерде Р.Миңнеханов. IT-лицей мондый гамәлнең нәтиҗәле булуын күрсәтте һәм быел химия лицее ачылачак. “Казан технология фәнни тикшеренү университеты-КХТИ безнең белән бергә бу мәсьәлә белән шөгыльләнә – дип ассызыклады республика башлыгы. – Без вузлар мәктәпләргә барып ачык шәхесләрне табып алга этәрүләре өчен тырышабыз”.
Р.Миңнеханов шулай ук белем бирү дәрәҗәсе югары булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтте. Мәктәп программасын үзләштерү өчен кирәк булган белемне балалар бакчасында ук бирә башлау зарури. “Күргәзмәдә безнең балалар өчен файдалы булган күп кенә программа проектлары күрдек”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, мәктәптә дә уңайлыклар тудырылган булырга тиеш. “Узган ел 170 мәктәп ремонтланды, быел аларның саны азрак булачак”, - дип билгеләп үтте республика башлыгы.
Татарстан Президенты сүзләренә караганда, республикада эре предприятиеләр бар, әгәр алдынгы карашлы яшьләр булмаса алар эшләмиячәк. Нәкъ менә яшьләр инновацион икътисад булдырачак. “Лидерлар, инноваторлар кирәк, алар үзләреннән үзләре пәйда булмый, аларны тәрбияләү зарури”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Аның фикеренә караганда, Республика яшьләр форумында катнашырга теләк белдерүчеләр арасында уңышлы булмаган проектлар да бар, әмма һәрберсен дә хуплау кирәк. Шул ук вакытта республика киңлегендә генә түгел, ә гомумән ил буенча кызыклылары бар, аларны алга этәрерү зарури.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз