Татарстанда дәүләт идарәсе ихтыяҗлары өчен мәгълүмат-аналитика системасын оештыру планлаштырыла

2013 елның 1 феврале, җомга
Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль идарә итү ихтыяҗы өчен компьютер технологияләре нигезендә мәгълүмат-аналитика системасы оештырылырга мөмкин. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Прогноз” ЯАҖ җитәкчеләре очрашуында сүз барды.
Казан Кремлендә очрашуда вице-премьер-Татарстан мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Компаниянең генераль директоры Дмитрий Андрианов сөйләвенчә, “Прогноз” компаниясе 20 ел элек Пермьдә оештырылган, хәзер анын штатына бөтен дөнья буенча 9 офиста эшләүче 1,5 мең белгеч керә. Компания Россиянең һәм чит илнең 300 заказчысы өчен 1,5 меңгә якын проект гамәлгә куйган. Россиядә “Прогноз” ЯАҖ продуктлары белән хакимиятнең федераль органнары, шулай ук төбәк хакимияте файдалана.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп, республикага визитлары өчен рәхмәт белдерде һәм компания технологияләре республикада кызыксыну уятуын әйтте. “Без идарә итү системасы яңа алымнар, технологияләр, фаразлау ысуллары таләп итүен аңлыйбыз”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
“Прогноз” ЯАҖ ТР да дәүләт идарәсе ихтыяҗы өчен мәгълүмат-аналитика системасы оештырырга тәкъдим итә. Система өч эре блоктан торачак: мәгълүматлар базасы, модельләштерү һәм фаразлау блогы һәм мәгълүмат-аналитика комплексы. Дмитрий Андрианов сүзләренә караганда, комплекс өчен программа бар, бары аны тутырырга гына кирәк.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында, Татарстанның статистика органнары, министрлыклары һәм ведомстволары зур мәгълүмат базасына ия, шуңа күрә ТР Президенты фикеренә караганда, системаны оештыру сузыла торган эш булырга тиеш түгел. Ул ТР Иктисад министрлыгына кирәкле документлар әзерләргә һәм проектны гамәлгә ашыру өчен чираттагы адымнарны билгеләүне йөкләде.
Очрашуда Татарстан җитәкчелегенә банк секторы өчен “Прогноз” ЯАҖ тәкъдимнәре белдерелде. Рөстәм Миңнеханов теге яки бу эшләнмәләрне кертү ихтыяҗын ачыклау өчен Татарстан банкирлары өчен бу карарлар файдаланыла торган компанияләргә эшлекле сәфәр оештырырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International