Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “КАМАЗ-Мастер”ның “Дакар”да җиңүе”- бу безнең илнең уңышы да”
2013 елның 1 феврале, җомга
Бүген Казан Кремлендә “Дакар-2013” ралли-марафоны триумфаторларын –“КАМАЗ-Мастер” командасын хөрмәтләделәр. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов команданың әлеге матур җиңүенә өлеш кертүчеләргә Татарстанның Дәүләт бүләкләрен тапшырды..
Көньяк Америка кыйтгасында үткән быелгы “Дакар” трансконтиненталь ралли-марафоннар тарихында 34 нчесе булды.. Бу ралли-рейд “КАМАЗ-Мастер”ның яшь узышчыларының йөк машиналары классында бөтен пьедесталны буйсындыруы белән тарихка кереп калачак. Эдуард Николаев экипажы – беренче, Айрат Мәрдиев экипажы – икенче, Андрей Каргинов экипажы өченче урын яулап, командада буыннар алмашының уңышлы баруын исбатлады.
Безнең команданың “Дакар” тарихында бу 11 нче җиңүе иде. “Быелгы “Дакар” безнең өчен бик үк уңышлы башланмаган булса да, бик лаеклы тәмамланды”, -дип башлады сүзен Татарстан Президенты бүгенге очрашуда. Аның искәртүенчә, спортчылар өчен дә, техника өчен дә бу кадәр катлаулы булган башка мондый узышлар юк. “Шуңа “Дакар”да җиңү бик кыйммәтле. Мондый җиңүләр системалы эш, чын команда булганда килә”, - дип белдерде ул. Президент командадагы техник әзерлек, узышчыларны әзерләү дәрәҗәсенең бик лаеклы булуына басым ясады.
Бу җиңүләр безнең автомобиль заводының киләчәк перспективалары өчен зур рейтинг та”, -дип Президент “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга, “КАМАЗ-Мастер” командасына нигез салучы һәм озак еллар команданы җитәкләгән Семен Якуповка, команданың бүгенге җитәкчеләренә аерым рәхмәт белдерде. Кама автогиганты, команда, пилотлар өчен горрулануын белдереп, республика башлыгы алга таба да автомобиль спортында югары позицияләребезне сакларбыз, дигән ышанычта калды.
. Быелгы җиңү- уртак җиңү булды”, - дип белдерде үз чыгышында команда җитәкчесе Владимир Чагин. Аның сүзләренә караганда, узган ел “Дакар”да подиумга эләгә алмый калгач, төп бурыч – ел дәвамында машиналарның ныклыгын тәэмин итү юнәлешендә эшләү, яшь пилотларны тиешенчә әзерләү булган. “Быел күтәрелгән югарылыкны саклап калырга кирәк”, -дип легендар узышчы 2014 елгы “Дакар”да лаеклы чыгыш ясау өчен барысын да эшләргә ышандырды.
“Дакар-2013” марафонында җиңүгә һәм ил автопромын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен техниклар командасы җитәкчесе Илгизәр Мәрдиевкә “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены, пилотлар Айрат Мәрдиев һәм Андрей Каргинов, механиклар Антон Мирный белән Игорь Девяткинга “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшырылды. Пилот Эдуард Николаев, механик Владимир Рыбаков , штурманнар Айдар Беляев, Алмаз Хисамиев ТР Президентының Рәхмәт сүзе белән бүләкләнде.
“Дакар”ны күп тапкырлар буйсындырган легендар узышчы, “КАМАЗ-Мастер” командасының бүгенге җитәкчесе Владимир Чагинга “ТР атказанган транспорт хезмәткәре” исеме бирелде.
Президент республика бүләкләре белән генә чикләнмичә, бүген команданы федераль дәрәҗәдә бүләкләү буенча эш баруын хәбәр итте. “Эш бүләкләрдә генә түгел, иң мөһиме - сезгә, “КАМАЗ”га булган мөнәсәбәттә”, - дип ассызыклады ул. “Елны без җиңүдән башладык, яңа җиңүләргә әзербез. Сезнең уңыш быелгы Универсиадада, 2014 елда Сочи Олимпиадасында спортчыларга стимул бирер”, - дигән ышанычта калды Президент.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз