Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев актер Ринат Таҗетдиновны 75 – яшьлек юбилее белән котлады
2013 елның 1 феврале, җомга
Бүген Казанда, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның һәм Россияның Халык артисты, СССР Дәүләт премиясе һәм Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Гарифҗан улы Таҗетдиновның юбилей кичәсе булып узды.
Юбилей кичәсе К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән алынган өзек белән (“Качкыннар” күренеше) башланып китте. Биредә Шәйхи бабай ролен юбиляр үзе башкарды.
Тамаша залы кунаклар белән тулы иде, алар арасында – Татарстан Республикасының беренче президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, хатыны белән, ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, язучы, шагыйрь, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, шулай ук актерның хезмәттәшләре һәм популяр җырчылар.
Минтимер Шәймиев юбилярга “Зәңгәр шәл”спектакленең герое – үзен караңгы урманда бәйсез дип санаучы качкын – Шәйхи бабай исеме белән эндәшеп мөрәҗәгать итте. “Аның кебек үк, артист Ринат Таҗетдинов та театр дигән әлеге сихри дөньяда иҗат ирегенә ия” – дип билгеләп үтте ул. Ул Ринат Таҗетдиновның аеруча күренекле рольләрен санап үтте: Ильяс,(Чыңгыз Айтматовның “Гүзәлем Әсәл” әсәре), Ильфат (Т. Миңнуллинның “Монда тудык, монды үстек” әсәре), Кол Гали
(Нурихан Фәттахның “Кол Гали” әсәре), Карандышев ( Островскийның “Бирнәсез кыз” әсәре), Галәветдин ( “Т. Минуллинның “Йөрәк маем” әсәре), Идегәй ( Ю. Сафиуллинның “Идегәй” әсәре), Хәнәви ( З. Хәкимнең “Күрәзәче” пьесасы), Сократ ( М. Гыйләҗевның “Баскетболист” пьесасы) һәм башкалар.
Минтимер Шәймиев барлык тамашачылар исеменнән Ринат Таҗетдиновка аның рольләре һәм зур таланты өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Дөресен генә әйткәндә, артист тормышын гади кеше тормышы белән чагыштырып булмый, - дип билгеләп үтте М. Ш. Шәймиев, - артист төрле рольләрне уйнау дәверендә, үзе аша образларны гына түгел, ә әлеге образлар белән бәйле бөтен тормыш вакыйгаларын да үткәрә.”
М. Шәймиев Ринат Таҗетдиновка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәтләрен белдерде һәм юбилярга “Фиат Альбеа” автомобиленнән ачкычлар тапшырды. “Казанда Универсиадага юл чишелешләре төзелә, урамнар киңәйтелә, шуңа күрә автомобиль бүләк итәбез, Сез йөртә беләсездерме, без белмибез, әмма Сезгә өйрәнергә туры киләчәк”, - дип шаярды Минтимер Шәймиев.
Шуннан соң сәхнәгә күренекле җырчы Салават Фәтхетдинов чыкты. Ул үзенең иҗади бүләген – татар халык җырын бүләк итте.
Юбилярны котлау өчен сәхнәгә язучы, шагыйрь, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе Рәзил Вәлиев чыкты. “Юбилей кичәсенә килер алдыннан мин Ринат дигән исемнең мәгънәсе турында уйландым, - дип уртаклашты ул. – Әлеге исем “яңа туган” дигән мәгънәне, ә фамилия – “таҗ” мәгънәсен белдерә булып чыкты.” Аның сүзләренә караганда, Ринат Таҗетдинов татар театрының таҗы булып тора да. Ул юбилярны котлады һәм ТР Дәүләт Советы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Ринат Таҗетдиновны котлар өчен аның якташлары да килгәннәр – Чүпрәле районы администрациясе вәкилләре. Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Александр Шадриков актерны бөтен район халкы исеменнән котлады. Алар барысы да һичшиксез аның талантына гашыйк кешеләр.
Юбиляр хөрмәтенә татар җырчылары башкаруында җырлар яңгырады. Алар арасында: Илсаф, Айгөл Хәйри, Искәндәр Биктаһиров, Гөлназ Биктемирова һәм башкалар.
“Әкият” татар дәүләт театры актерлары юбиляр хөрмәтенә күңелле өзек күрсәттеләр. Юбилярны тәбрикләргә Татарстан, Казан, шулай ук Оренбург, Чувашия, Башкортостан театрлары җитәкчеләре килделәр.
Кичәнең ахырында сәхнәгә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының бөтен труппасы чыкты. Хезмәттәшләре исеменнән юбилярны театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев җылы котлады.
Ринат Таҗетдинов үзенең хезмәттәшләренә, гаиләсенә, аның юбилей кичәсенә килгән һәрберсенә рәхмәтләрен белдерде һәм иң беренче чиратта тамашачыларга чиксез рәхмәтле булуын билгеләп үтте. Алардан башка актер иҗатын күз алдына да китереп булмый.
"Татар -информ"Мәгълүмат агентлыгы, ТР Президентының матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз