Рөстәм Миңнеханов Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие Николай Богдановский белән очрашты.

2013 елның 4 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие Николай Богдановский белән очрашты.Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды,анда республикадан Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин,ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов,ТР Премьер-министрының 1нче урынбасары Равил Моратов Һ.б.катнашты.

Ике яктан да катнашучылар Кораллы көчләрдә хезмәт итүгә чакырылу яшендәге яшүсмерләрне әзерләү,яшьләрне патриотларча тәрбияләү мәсьәләләре,шулай ук гражданнарның Үзәк хәрби округы частьләрендә Һәм берләшмәләрендә хәрби хезмәт итү шартлары хакында фикер алыштылар.

Мәгълүмат өчен:
Генерал-Полковник Николай Богдановский Үзәк хәрби округы (ҮХО)гаскәрләре командующие итеп 2012 елның декабрендә билгеләнә.Аңа кадәр ул Коры җир гаскәрләре башкомандующие урынбасары-Коры җир гаскәрләренең сугышчан әзерлек баш идарәсе башлыгы вазифаларын башкара.
Николай Богдановский РФ Президенты Указы белән Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие тарафыннан билгеләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International