Әхмәт Мазһаров: “Татарстан галимнәренең ачышлары фәннең төрле өлкәләрендә кулланыла”

2013 елның 5 феврале, сишәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Татарстан Республикасында фән үсешенең перспективалары турында” брифинг булды. Анда ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, шулай ук, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Казан илкүләм фәнни тикшеренү технологик университетының мәгариф, фән һәм сәнәгать интеграциясе буенча проректоры Илдар Абдуллин катнашты.
ТР Президентының 1991 елның 30 сентябрьдагы 138 нче указы белән оешкан ТР Фәннәр академиясе карамагында фәнни тикшеренү институтлары һәм дәүләт югары уку йортлары, РФАнең академик институтлары белән берлектә булдырылган үзәкләре бар – барлыгы 10.
Фән үсеше 3 юнәлештә алып барыла: фундаменталь фән, югары уку йорты фәне һәм гамәли фән. Алар барысы да сәнәгать белән бергә атларга тиеш – бүгенге көн таләбе шундый. Моннан 3 кенә ел элек без фәндә приборлар базасы юклыкка зарлансак, инде КФУ, КДТУ (КАИ), КДТУ (КХТИ) кебек уку йортларында андый база тупланды, проблема ярыйсы ук хәл ителде, әмма бу гына аз, дип, Ә.Мазһаров үсештә алдагы этап буларак фәнни тикшеренү процессының барлык звеноларын да интеграцияләүне һәм фундаменталь идеядән алып кулланма технологияләргә кадәр фундаменталь эшкәртмәләрне сәнәгать секторында гамәлгә ашыруны атады.
Чынлыкта, фундаменталь фән – ул озак вакытка каралган перспективадагы технологияләр, киң мәгънәдәге технологияләр нигезе. Андый чылбыр булдыра алсак, фән һәм сәнәгать бик зур темпларда үсешкә ия булачак. Фәнне сәнәгать белән бәйләп алып баруның файдасы буларак, дип ТФА президенты мисалга “Татнефть” ААҖнең генә дә фән өчен 20 проблема куюын китерде.

Россия Фәннәр академиясенең 1945 елның 13 апреленнән гамәлгә куелган Казан фәнни үзәге составына бүген 6 фәнни оешма һәм 1 филиал керә, КФУ исә стратегик партнер булып тора, республикадагы әйдәп баручы компанияләр белән хезмәттәшлек алып барыла, ди үзәк рәисе Олег Синяшин. Россия фәне узган гасырның 90 нчы елларында түбән тәгәрәде, чөнки финанслау 17 мәртәбә киметелде, кайбер юнәлешләрдә әле дә үсеш юк, дип таный галим.

КФУ хәзер фәнни-мәгърифәти-сәнәгать холдингына әверелде, ди аның ректоры И.Гафуров. Фәнни эшчәнлектәге казанышларны санап, перспективалар мәсьәләсендә ул, медучреждениеләрнең берсе университетның базасы-үзәге булачак, февраль ахырында Париж Коммунасы ур., 9 адресы буенча ул ачылачак, җиһазландыру мәсьәләсе хәл ителде, дип игълан итте. Моннан тыш, “Татхимфармпрепараты” ААҖ территориясендә университетның үз технопаркы барлыкка киләчәк (бинасы алынган), шул рәвешле, фармацевтика һәм биотехнологияләр өлкәсендә тикшеренүләргә һәм производство белән бәйләп эш алып баруга киләсе уку елы башыннан мөмкинлекләр ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International