Сергей Шойгу Казанда дәүләт оборона заказының үтәлеше һәм җиңел класслы вертолетларны файдалану һәм сатып алу мөмкинлекләре мәсьәләләре хакында киңәшмә уздырды

2013 елның 5 феврале, сишәмбе

2020 елга кадәр Россия Федерациясендә Хәрби-Һава Көчләрен яңадан коралландыруның киң колачлы программасы нигезендә якынча 2мең авиакомплекс,шул исәптән 985 вертолет сатып алыначак.Бу хакта Россия оборона министры Сергей Шойгу Казанда “Дәүләт оборона заказының үтәлеше һәм җиңел класслы вертолетларны файдалану һәм сатып алу мөмкинлекләре”мәсьәләләре хакында уздырылган киңәшмәдә белдерде.
Сергей Шойгу әйтүенчә, дәүләт яңадан коралландыру программасына шактый күп акча бүлеп биргән.
Киңәшмә”Казан вертолет заводы”ААҖнең администрация бинасында узды,аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,”Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе”ААҖ президенты Михаил Погосян,”Россия вертолетлары”ААҖ генераль директоры Дмитрий Петров һ.б. катнашты.
Киңәшмә барышында сатып алына торган вертолетларны файдалану,продукциянең сыйфаты һәм өстәмә яңа вертолетлар кирәклеге турында фикер алыштылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп,республикада күп санда оборона-сәнәгать комплекслары бар,дип искәртте.Татарстан -РФ Оборона министрлыгын кирәкле продукция белән тәэмин итеп торучыларның иң зурысы ,-диде ул.Бүгенге көндә Казан вертолет заводы нәтиҗәле эшли,моннан тыш, безне үзебезнең авиация заводының киләчәге борчый,-дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
“Татарстан Республикасының оборона-сәнәгать комплексы билгеләнәчәк килешүләр буенча төгәл эшләсен өчен без бар көчебезне куячакбыз”,-дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International