Ильдар Халиков: “Суд приставлары хезмәте эшчәнлегендә камилләшү өчен күп резервлар бар.”

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе
Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2012 елда мөһим нәтиҗәләргә иреште, шулай да камилләшү өчен резервлар әле бар. Бу турыда бүген Татарстан Премьер – министры Ильдар Халиков Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде.
Хезмәтнең 2012 елгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасы баш суд приставы Радик Ильясов үзенең докладында хәбәр итте. Ул, эшчәнлекне бәяләү нәтиҗәләре буенча Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2012 елда хезмәтнең төбәк идарәләре арасында 34 нче урынны алуын билгеләп үтте, бер ел элек исә бары тик 72 нче урында гына булганнар. Идарә тарафыннан 13 төп күрсәткечтән 11 е үтәлгән.
 2012 елда 

Р. Ильясов китергән мәгълүматларга караганда, 2012 елда Идарәнең структур бүлекләре эшендә 1 млн. 333 мең 581 башкарма производство булган, 79, 8 млрд.сумнан артык акча түләтелгән.

Салым түләүләрен түләтү турында башкарма документларны башкару нәтиҗәсендә суд приставлары  тарафыннан 1,3 млрд. сум акча түләтелгән. Пенсия фонды файдасына түләтүләр буенча башкаруда  2,07 млрд. сумга  159 мең башкарма  производство булган.  Пенсия фонды белән бергә күрелгән чаралар нәтиҗәсендә , 778,6 млн сумга 69 мең башкарма производство  төгәлләнгән. 

Р. Ильясов китергән мәгълүматларга караганда, 2012 елда Идарәнең структур бүлекләре эшендә 1 млн. 333 мең 581 башкарма производство булган, 79, 8 млрд.сумнан артык акча түләтелгән.
Салым түләүләрен түләтү турында башкарма документларны башкару нәтиҗәсендә суд приставлары тарафыннан 1,3 млрд. сум акча түләтелгән. Пенсия фонды файдасына түләтүләр буенча башкаруда 2,07 млрд. сумга 159 мең башкарма производство булган. Пенсия фонды белән бергә күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 778,6 млн сумга 69 мең башкарма производство төгәлләнгән. 
Суд приставлары – башкаручылары  тарафыннан Бурычлары булган кешеләрне Россия Федерациясе чикләреннән чыгуны вакытлыча тою турындагы 8721 карар кабул ителде.
Ильдар Халиков бурычлары булган кешеләрне кулга алу һәм милекләрен сату кебек чараны активрак кулланырга чакырды. 2012 елда суд приставлары – исполнительләре тарафыннан бурычлары булган кешеләрнең 4, 8 млрд. сум күләмендәге милке кулга алынды. Моның өстенә, сатуга җибәрелгән милекнең бәясе 1, 8 млрд сумны тәшкил итте.
Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эәчәнлегендәге кайбер җитешсезлекләр турында Татарстан прокуроры Кафиль Амиров үзенең чыгышында хәбәр итте.
Кафиль Амиров шулай ук суд приставларының аларга хас булган бөтен арсеналны да кулланмауларын билгеләп үтте. Прокурор Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләренең закон бозу очракларына да һәм шул ук вакытта –хезмәткәрләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту кебек чагыштырмача күп булмаган фактларга да игътибар итте.
Татарстан Премьер – министры И. Халиков үзенең чыгышында Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең төп эшчәнлек күрсәткечләре буенча уңай нәтиҗәләрен билгеләп үтте. “Әлеге уңай динамика безне сөендерми алмый, чөнки суд приставлары эшчәнлеге республикадагы социаль – икътисади хәлгә турыдан – туры йогынты ясый” – дип азсызыклап үтте ТР Хөкүмәт башлыгы.
Татарстан Президенты исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Ильдар Халиков служба хезмәткәрләренә аларның хезмәтләре өчен зур рәхмәтләрен белдерде.
Шул ук вакытта, Ильдар Халиков сүзләренә караганда хезмәт эшчәнлегендә камилләшү өчен әле күп резервлар бар.
Ул суд приставлары на төшүче эш күләменең гел артып торуын таныды.
Шулай итеп, 2012 елда бер суд приставына айга якынча 217 башкарма производство туры килде. “Шулай да безгә куелган бурычларны хәл итү юлларын бергәләп табарга кирәк – дип ышана Татарстан Премьер – министры. – Әлбәттә булган күләмне эшчәнлекнең эффективлыгын күтәрү белән генә башкарып булмый.”
Ильдар Халиков суд приставларының һәм алар белән бәйләнештә торган структураларның шул исәптән ГИБДД ның бердәм хезмәт базаларын булдырырга кушты. Бу, ТР Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, төгәл булмаган мәгълүматларны җиткерү белән бәйле хезмәтнең зур күләмен бетерергә мөмкинлек бирәчәк.
ТР Хөкүмәте Башлыгы бурычлары булган кешеләрне бурычлары турында смс – хатлар юллау белән кисәтү эшенең, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуның эффективлыгын билгеләп үтте. “Әлеге эш яхшы эффект бирә, аны тагын да киңрәк үстерергә, яңа формалар, юллар эзләргә кирәк”- дип ышана Ильдар Халиков.
Аның сүзләренә караганда, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Хезмәт хакын түләү акчаларын алу буенча зур эш башкарганнар. Бер ел эчендә 166 млн сум алынган. “ Шуның белән бергә, әлеге эшне яңа елда да дәвам итү мөһим”, - дип азсызыклады Татарстан Премьер министры.
Торак –коммуналь хуҗалык хезмәте бурычлары өчен алынган акчалар турында сөйләгәндә, Ильдар Халиков 2012 елда миллиард сумнан 342 млн сумм алынды. “ Әлбәттә инде, әлеге сан безне берничек тә канәгатьләндерә алмый.Муниципаль берәмлекләр, идарә компанияләре белән берлектә әлеге эшне активлаштырырга кирәк”, - дип саный И. Халиков.
Универсиада алдыннан Татарстан Премьер – министры суд приставлары хезмәтенә Казан шәһәренең тышкы ягын тиешле дәрәҗәгә китерү белән бәйле мәсьәләләре буенча чаралар күрергә чакырды.
ТР Хөкүмәте рәисе кадрлар белән эшне дәвам итәргә , хаталарны ачыкларга,озын куллы хезмәткәрләрне җәзага тартырга чакырды. “Бары тик шул очракта гына башка хезмәткәрләр өчен бу бик әйбәт дәрес булачак” – дип ышана Ильдар Халиков.
Үзенең чыгышы ахырында ул Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең зур эш башкаруын, хезмәтнең 2012 елгы казанышларын билгеләп үтте. “Без үз чиратыбызда сезгә ярдәм итәчәкбез, бергәләп проблеманы чишү юлларын эзләрбез”- дип белдерде Ильдар Халиков. Ул шулай ук хезмәтнең алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International