Алексей Песошин табигый газда эшләүче беренче елга судносын суга төшерү тантанасында катнашты

2020 елның 7 августы, җомга

Бүген Яшел Үзәндә сыекландырылган табигый газда эшләүче беренче елга судносы – “Чайка” суга төшерелде. Теплоход Яшел Үзәннең А. М. Горький исемендәге заводында төзелгән. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин  катнашты.

“Чайка-СПГ” судносына 2020 елның февралендә нигез салына. Аның озынлыгы - 58,8 м, киңлеге - 10,8 м, пассажирлар сыйдырышлылыгы 176 кеше тәшкил итә.

Алексей Песошин Яшел Үзән суднолар төзү заводы хәрби корабльләр һәм пассажирлар суднолары төзеп, мөһим дәүләт бурычларын уңышлы гамәлгә ашыра, дип ассызыклады.

“Чайка” судносы проектының безнең якташларыбыз – Яшел Үзән проектлау-конструкторлык бюросы белгечләре тарафыннан эшләнүе куанычлы хәл. Элеге теплоходны булдыруда иң яхшы инженерлар һәм иң квалификацияле эшчеләр җаваплы хезмәт итәләр”, - дип өстәде ТР Премьер-министры.

Теплоход “Газпром” ГАҖ белән бергә табигый газда эшләүче елга судноларын төзү буенча пилот проектны гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Судноларны сыекландырылган табигый газ белән “Газпром газомоторное топливо” компаниясе тәэмин итәчәк.

Яшел Үзәннең “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы” ААҖ генераль директоры Александр Карпов хәбәр иткәнчә, планда – тагын шундый 20 судно төзү. Ләкин аның өчен кирәкле инфраструктура базасын үстерү таләп ителә.

2020 елның 30 августында, Татарстан Республикасы көнендә, теплоходның Казансу елгасы акваториясе буенча тантаналы узуы планлаштырыла. Киләчәктә елга судносы “Казан-Зөя” маршруты буенча экскурсияләр уздыру өчен файдалануга тапшырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International