Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты һәм РФ финанслар министры урынбасары Казанда ТРның эре инфраструктура проектлары перспективалары хакында фикер алышты
2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия финанслар министры урынбасары Андрей Иванов Кама сәнәгать кластеры, “Алабуга” махсус икътисади зонасы (МИЗ) үсеше һәм Иннополис IT-шәһәре проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Киңәшмә Андрей Ивановның Казан IT-паркына эш сәфәре кысаларында узды.
ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Андрей Ивановка IT-парк эшчәнлеге турында сөйләде, Россия финанслар министры урынбасары шулай ук дата-үзәк һәм бизнес-инкубаторда перспективалы стартаплар белән танышты. Казан IT-паркында эшмәкәрләрне җәлеп итәрлек шартлар тудырылган, дип билгеләп үтте Андрей Иванов. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында, хәзер Казан IT-паркы мәйданчыгы 100 процентка тулы, әмма эшмәкәрлекнең андый инфраструктура объектларына элеккечә ихтыяҗ зур,- дип хәбәр итте
ТРда зур инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президентының икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
Кама сәнәгать кластеры үсеше турында сөйләшкәндә, Андрей Иванов һәм Рөстәм Миңнеханов мондый сәнәгать кластерларында көчле тикшеренү үзәкләрен булдыру кирәклеге турында уртак фикергә килделәр.
ТР Президенты фикеренчә, үзенең үсеш алган сәнәгате белән Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өлкәсендә тикшеренү үзәге өчен җирлек була ала.
Андрей Иванов сәнәгать кластерларын үстерү кысаларында дәүләт белән бизнес бергә булдырачак инфраструктура объектлары исемлегенә тикшеренү үзәкләрен кертүне карарга сүз бирде.
Шулай ук киңәшмәдә “Алабуга” МИЗның киләчәктәге үсеш өстенлекләре турында сөйләшенде. Андрей Иванов сүзләренчә, ТРның МИЗ булдыруда һәм эксплуатациясендәге тәҗрибәсен федераль дәрәҗәдә МИЗга карата норматив-хокук актларын эшләгәндә исәпкә алырга кирәк.
Финанслар министры урынбасарына Иннополис IT-шәһәре проектын гамәлгә ашыру барышы турында да сөйләделәр. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, төзелә торган шәһәрнең мөһим элементы - IT-университет. “Университет – ул иң мөһим элемент. Иннополистагы технопарк “акыл ” булганда эшләячәк”, - дигән ышанычын белдерде Р.Миңнеханов.
Шулай ук Казанга сәфәре кысаларында Андрей Иванов төзелә торган футбол стадионында, Су спорт төрләре сараенда һәм Агропромпаркта булырга планлаштыра.
ТР Президенты матбугат хезмәте.Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз