Рөстәм Миңнеханов “Леруа Мерлен Восток” компаниясе башлыгы белән очрашты”

2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Леруа Мерлен Восток”ҖЧҖ генераль директоры Венсан Пьер-Мари Жанти белән очрашты.Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды,анда шулай ук республика вице-премьеры-сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов ,Казан мэры Илсур Метшин,халыкара мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар.
“Леруа Мерлен”-француз компаниясе,ремонт һәм төзелеш өчен товарлар сатуда специальләшүче сәүдә челтәрләре хуҗасы.Россиядә компания үзенең эшчәнлеген 2004елда башлый,хәзер аның кибетләре илнең бик күп шәһәрләрендә ачылган.
Бүгенге очрашу барышында Казанда төзелеш материаллары гипермаркетын төзү проектын “Леруа Мерлен Восток” компаниясе тарафыннан
гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышынды.Яңа кибет Әмирхан проспекты һәм Чистай урамы киселешендә төзелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International