Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан РФ Дәүләт Думасына миграция сәясәтен катгыйлату мәсьәләсе буенча закон чыгару инициативасы белән чыгарга мөмкин
2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР хокук саклау органнары, прокуратура органнары һәм РФ Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә 8 яшьлек Василиса Галицинаны үтерү факты буенча ачылган җинаять эшен тикшерү барышы һәм шулай ук миграция сәясәтен камилләштерү мәсьәләләре каралды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында узды.
ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары – полиция башлыгы Рафаиль Гыйльманов Чаллыдан 8 яшьлек Василиса Галицинаны үтерү факты буенча җинаятьне тикшерү барышы турында хәбәр итте.
Алга таба Рафаиль Гыйлманов, 2013 нче елның 1 нче гыйнварына ТРда даими һәм вакытлыча теркәлгән чит ил гражданнарының саны 19 мең тәшкил итүен хәбәр итте.
2012 нче елда чит ил гражданнары тарафыннан 395 җинаять эшләнгән.
Киңәшмә барышында 2006 нче елдан гамәлдә булган федераль законны либеральләштерү кайбер тискәре тенденцияләргә китергәнлекне әйтеп уздылар.
Миграция сәясәтен камилләштерү һәм хезмәт миграциясен җайга салу мәсьәләләре буенча ТР буенча Федераль миграция хезмәте идарәсе башлыгы Сергей Чепуштанов һәм ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин чыгыш ясады.
Киңәшмәгә нәтиҗәләр ясап, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чит ил гражданнарын миграция исәбенә кую буенча күзәтүне катгыйлатырга кушты.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнары законсыз мигрантларны куып чыгару, шулай ук законсыз хезмәт мигрантларын ачыклау буенча эшне көчәйтергә тиеш,-дип саный.
ТР Министрлар Кабинетына миграция сәясәтен катгыйлату буенча- федерация субъекты кысаларында- чаралар комплексын эшләү йөкләнде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә яңгыраган, Россия Дәүләт Думасына миграция сәясәтен камилләштерү һәм миграция законын бозган чит ил гражданнарын кертмәү мәсьәләләре буенча закон чыгару инициативасы белән чыгу, тәкъдимен хуплады.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз