Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов:Журналистлар мәгълүматны нинди генә формада җиткерсәләр дә,ул кызыклы һәм профессиональ булырга тиеш
2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ММЧ хезмәткәрләрен күбрәк республикадагы уңай вакыйгалар турында сөйләргә өндәде.”Тормышта уңай мизгелләр булырга тиеш,әгәр син һәрвакыт тискәре якларны гына күрәсең икән,яшәү күңелсезләнә”,-диде ул,Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда.
Аның әйтүенчә,узган ел күп вакыйгалар булган,гомумән Татарстан өчен ул яхшы ел була.”Сезнең эшкә килгәндә, Һәрбер кеше яхшырак һәм яхшырак эшләргә тиеш,һәм без дә тырышачакбыз”,-дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов ММЧ хезмәткәрләренә.Журналистлар мәгълүматны нинди генә формада җиткерсәләр дә ,ул кызыклы һәм профессиональ булырга тиеш,-дип ассызыклады ул.”Профессиональлек булмаса,әгәр сезнең тапшыру һәм мәкаләгез кызык түгел икән,аны беркем дә укымаячак,-дип белдерде республика башлыгы.
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы эше турында сөйләгәндә, ,”Татмедиа”- ул җаваплылык үзәге : “Без системаны оптимальләштерә алдык,”Татмедиа” булдырдык, эшне структуралаштырдык.Төп бина тәртипкә китерелә.Әлбәттә,эшлисе эшләр күп әле”,-диде Р. Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә,милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини мәсьәләләргә килгәндә,традицион исламның нәрсә булуын , нәкъ менә ММЧ хезмәткәрләре хакимият белән бергә, кешеләргә җиткерергә тиеш.”Явызлыкның теләсә нинди формасына катгый рәвештә чик куелырга тиеш”,-дип басым ясады ул.
Республика Президенты соңгы вакытта Чаллы шәһәрендә булган кайгылы вакыйганы искә алды,һәм югалган 8 яшьлек кызны эзләүдә ярдәм иткән волонтерларга рәхмәтен җиткерде.
“Безгә миграция сәясәтенә игътибарлырак булырга ,экстремизм һәм терроризм күренешләрен катгый рәвештә тыярга кирәк”-дип белдерде Р.Миңнеханов.
Киңәшмә ахырында дәүләт бүләкләре тапшырылды.
“Татар-Информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз