Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты Елена Драпеко белән очрашты.
2013 елның 8 феврале, җомга
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты, мәдәният буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Елена Драпеко белән очрашты.
Очрашу алдыннан ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова Елена Драпекога федераль әһәмияте булган “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре” мәдәни-тарихи проектын тәкъдим итте, тарихи истәлекләрнең, Болгарда һәм Свияжск утрау-шәһәрендә төзелгән һәм төзеләчәк яңа корылмаларның стендын, макетларын күрсәтте, әлеге шәһәрләрдә тарихи истәлекләрне яңадан торгызу эшләре барышы белән таныштырды.
Очрашу башында Дәүләт Думасы депутаты Елена Драпеко: “Дәүләт Думасы мәдәният комитетының әлеге чакырылышында мин тарихи истәлекләрне саклау белән бәйле булган законнар җыелмасы өчен җавап бирәм, - дип билгеләп үтте. Менә инде 8 ел мин ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе әгъзасы булып торам. Узган елның декабрь аенда безнең Гомуми җыелышта сезнең Фондның һәм Татарстанның бу өлкәдә нәрсәләр эшләве турындагы Сезнең чыгышыгыз мине таң калдырды. Безнең Дәүләт Думасында хәзер Россиядагы ЮНЕСКО истәлекләрен саклау мәсьәләләре буенча тыңлаулар әзерләнүгә бәйле, Дәүләт Думасы рәисе С. Е. Нарышкин безнең комитетка әлеге тыңлауларны әзерләргә йөкләде.Темасы бик җитди: “Россия Федерациясендә ЮНЕСКО истәлекләре белән идарә итү системасы”. Мин Сезнең үз позициягезне билгеләвегезне теләр идем, безнең өчен әлеге мәсьәлә буенча сезнең фикерегезне белү бик мөһим.”
Минтимер Шәймиев: “Россиянең ЮНЕСКО объектлары өчен аларны Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен гариза биргән кеше җавап бирергә тиеш Һәм бу юнәлештә эшләр тиешле тәртиптә бара”, - дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, гомумән федераль истәлекләргә алынырга кирәк, чөнки федераль әһәмияте булган тарихи һәм археологик объектларның 84 % әлегә кадәр төркәлмәгән.
Очрашу барышында, Минтимер Шәймиев Казан Кремлен яңадан торгызу тарихы, “Яңарыш” фондын булдыру, аның эшчәнлеге, Болгар һәм Свияжск турында сөйләде.
“Яңарыш” фонды – Россияда уникаль күренеш. Без барыбыз да дәүләти-хосусый партнерлык турында сөйлибез, ләкин әлегә, истәлекләрне саклау өлкәсендә бу бик үк килеп чыкмый. Сезнең килеп чыккан. Татарстан мондый мәсъәләләрне хәл итүдә, үрнәк булып тора, шуңа күрә без сезнең тәҗрибәгезне өйрәнү өчен килдек”, - дип билгеләп үтте Елена Драпеко.
“Яңарыш” фондының эшчәнлегендә иң мөһим нәрсә дәүләт белән бизнесның уңышлы хезмәттәшлеге генә түгел, ә әлеге изге нәрсәләрне яңадан торгызу республикада гомумхалык эшенә әйләнүе дә”, - дип ассызыклап үтте Минтимер Шәймиев. “Без әлеге яхшы эшкә күп кешене тартып китердек. Һәм әлеге борынгы шәһәрләрне яңадан торгызганда, үзебез дә яхшы якка үзгәрәбез, рухи камиллеккә ирешәбез. Иң кадерлесе, мөгаен, нәкъ менә шундадыр”, - дип нәтиҗә ясады ул.
Минтимер Шәймиев Елена Драпеконы Болгарга 18 май, Халыкара музейлар көнендә, анда РФ регионнарының мәдәният министрлары һәм алдынгы Россия һәм Чит ил галимнәре катаншындагы Халыкара археологик форумы ачылган көнне килергә чакырды. Ә Свияжскига Елена Драпеко иртәгә барырга планлаштыра.
Очрашуда ТР Дәүләт Киңәшчесенең Секритариат җитәкчесе Евгений Гришин, архитектура һәм шәһәр төзелеше мирасын саклау буенча ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе төбәк бүлеге җитәкчесе Рафаэль Валеев, Бөтендөнья мирасы Яшьләр үзәге җитәкчесе Наталья Моковецкая катнаштылар.
ТР Президентының матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз