Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Универсиадага кадәр Татарстанның траспорт хезмәткәрләре алдында күп эшләр тора әле”
2013 елның 8 феврале, җомга
2013 елда беренчел бурыч булып ,Татарстан транспорт тармагы алдында Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлекне тәмамлау һәм аны уздыру тора.Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән киңәшмәсендә чыгыш ясаганда хәбәр итте.Коллегиядә шулай ук “Росавтодор”Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт катнашты.
2012елда ТРда юл-транспорт комплексы үсеше нәтиҗәләре турында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин доклад ясады.Аның әйтүенчә,2012елда юл-траспорт комплексын финанслау (Универсиада объектларын исәпләмичә)36,6млрд.сум,шул исәптән республика бюджетыннан-22,4млрд. Һәм федераль бюджеттан-14,2млрд.тәшкил иткән .
Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласының транспорт инфраструктурасын киләчәктә яңарту 2018елда футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында узачагын сөйләде.Универсиада Дирекциясе директор урынбасары Азат Галиәхмәтов студентлар Уеннарының транспорт концепциясе хакында хәбәр итте.
Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт,үзенең чыгышында, Татарстанның транспорт өлкәсендәге уңышларын әйтеп узды.
ТР Президенты Р.Миңнеханов беренче чиратта Универсиаданы искә төшереп,-“Аңа әзерлек масштабы бик зур, безгә июнь аена кадәр тырышып эшләргә һәм барлык эшләрне тәмамларга кирәк”,-дип белдерде.
ТР Президенты юллар төзелешендә алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүне тәкъдим итте.”Чынлыкта без Татарстанда,юл төзелеше өчен чын битум материалларын җитештерү программасын булдыра алабыз.Әйе, алар кыйммәтрәк ,әмма сыйфатлы булачак”,-диде ул.
Республика Президенты траспорт хезмәткәрләренә кадрлар әзерләү белән шөгыльләнергә кирәклекне белдерде.”Бүген траспорт-югары технологияле тармак ул,анда әзерлекле кешеләр эшләргә тиеш”,-дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Үзенең чыгышын тәмамлап,траспорт һәм юл тармагы хезмәткәрләренә, Татарстанның үсешенә өлеш кертүләре өчен рәхмәтен белдерде.”Гомумән, нәтиҗәләр начар түгел,бик зур эшләр эшләнгән.Әмма, Универсиаданы лаеклы итеп уздыру өчен тагын да күп эшләр эшлисе бар әле”,-дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты матбугат хезмәт. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз