Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Масса-күләм чаралар уздыруда иң мөһиме – кешеләрнең иминлеге”
2013 елның 9 феврале, шимбә
Татарстан Республикасы – Идел буеның бөтен территориясендә динамик үсеш кичерә торган субъект һәм биредә куркынычсызлык мәсьәләләренә шактый зур игътибар бирелә. Моның турында бүген Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең йомгаклау коллегиясендә Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел буе региональ үзәге башлыгы генерал-лейтенант Игорь Паньшин белдерде.
Аның сүзләренә караганда, Татарстан күп еллар дәвамында колакка кереп кала һәм алдынгы позицияләрне яулый. “Алда безнең 2013 елгы Универсиада, һәм без бөтен дөньяга Казанның спорт үзәге генә түгел, ә имин шәһәр булуын да исбатларга тиеш. Без халыкның һәм Казан кунакларының тулы иминлеген тәэмин итәргә тиеш”, - дип ассызыклап үтте Игорь Паньшин.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Куркынычсызлык советы рәисе Валерий Власов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин һәм башкалар катнаштылар.
Рафис Хәбибуллин белдерүе буенча, 2012 елда Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 10 меңнән артык кеше гомерен саклап калганнар. Узган ел эчендә янгыннар санын 2 процентка, ә әлеге янгын чыгулар нәтиҗәсендә үлгән кешеләр санын 7, 5 процентка киметтеп булды. Янгын сүндерү-коткару бүлекләренең янгын, юл-транспорты кебек халәкәтләрдә оператив ярдәм күрсәтү күрсәткечләре яхшыруы билгеләнә. Моннан тыш су объектларындагы хәл дә стабильләште. – суда үлүчеләрнең саны берникадәр кимүе күзәтелә. Шулай ук ул 2012 елда 5 гадәттән тыш хәл төркәлгәнен, шулар нәтиҗәсендә11 кеше хәлак булуын һәм 3 гадәттән тыш хәлнең техноген характерында булуын билгеләп үтте. Күпчелек муниципаль районнарда, шул исәптән, Әлмәт, Апас, Буа, Яшел Үзән, Кумара, Мамадыш, Питрәч, Сарман һәм Чирмешән районнарында янгыннарга бәйле ситуацияне яхшырту буенча актив эшләр алып барыла. Ләкин бу районнар белән чагыштырганда, кайбер районнарда ситуация начарланды. Шулай итеп, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Кайбыч, Лаеш, Минзәлә муниципаль районнарының күрсәткечләре узган елдагылары белән чагыштырганда арткан. Аерым районнарда, мәсәлән, Югары Ослан районында, янгыннарның гомуми саны кимү белән, янгын эчендә үлүчеләр саны өч тапкырга арткан һәм 10 кеше тәшкил итә.
Рафис Хәбибуллин сүзләренә караганда, республика территорияләренең һәм халыкның сакланганлыгын раслап торучы төп күрсәткеч булып, аларның янгын сакчылары бүлекләре белән ни дәрәҗәдә якланган булулары белән бәйле. Әлеге төркем составына федераль янгынга каршы хезмәте бүлекләре, республика янгынга каршы хезмәте бүлекләре керә.
2013 елның 1 гыйнвар көненә республиканың 96 янгыннан саклау бүлеге булдырылды. Алардагы гомуми кеше саны 1мең 150 кеше. Ел дәвамында хезмәт бүлекләре 1 мең 825 тапкыр янгыннарга, юл – транспорт хәләкәтләренә һәм су өстендә булган хәлләргә чыктылар. 700 янгын сүндерелгән, 22 кеше коткарылган.
Шулай ук узган елны ирекле янгын сакчылары актив үсеш алдылар – хәзер ТР 1 мең 496 бүлек төркәлгән. Алардагы гомуми кеше саны 17,5 меңнән артык кеше. Узган елны ирекле янгын сакчылары бүлекләре үзләре163 янгынны сүндерделәр, 898 янгынны сүндерүдә өстәмә көчләр буларак катнаштылар, 15 кешене коткардылар.
Министр фикеренчә, торак пункларны һәм анда яшәүче халыкны тулысынча саклар өчен ТР янгын сүндерү хезмәтенең 7 аерым бүлеген ачу белән бер рәттән ирекле янгын сакчыларының 21 бүлеген булдырырга кирәк. Үз чиратында Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәрьяклап ярдәм итәргә әзер, шул исәптән техника белән дә.
Узган елны федераль һәм республика янгынга каршы хезмәтеннән ирекле янгын сакчылары бүлекләренә 49 янгын техникасы берәмлеге җибәрелгән иде. Агымдагы елда шундый ук күләмдәге техника җибәрелер дип планлаштырыла.
Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, үткән ел бай эчтәлекле булды, ә яңа эш методлары һәм юллары яхшы һәм уңай нәтиҗә бирделәр. “Башланып киткән ел безнең өчен үзенчәлекле. Хәзер барлык көчләрне 2013 елгы Универсиаданы уздыруга юнәлдерергә кирәк. Мин тагын бер кат әйтәм, масса-күләм чаралар уздыруда иң мөһиме – кешеләр иминлеге, һәм бу бик мөһим”, - дип ассызыклады ул.
Илдар Халиков сүзләренә караганда, узган елны республикада үлән янгынын җиңеп чыга алдык. Хәзер исә, бер елга яңа максат- янгын вакытында һәм суда үлүчеләрнең санын киметү. “Бу эшне үз вакытында башлап җибәрергә кирәк” – дип ассызыклап үтте ул. Бу очракта су коену тыелган урыннарны ябу гына түгел, әгәр дә кирәк булса, административ йогынты ясау - административ җаваплылыкны арттыру мөһим.
ТР Премьер-министры, Татарстан беренчеләрдән булып гадәттән тыш хәлләрне искәртеп кую һәм ликвидацияләү эшендә “112” системасын тулаем кабул итте. Хәзер Татарстанда халыкка гадәттән тыш хәл турында ашыгыч рәвештә хәбәр итү системасы проекты эшләнә, ул Республика хөкүмәте тарафыннан хупланды һәм якын арада ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителәчәк. ТР Премьер-министры Крымск шәһәрендәге фаҗигане искә төшерде һәм гадәттән тыш хәл турында хәбәр итү системасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтүдә зур роль уйнарга тиешлеген ассызыклап үтте.
“2012 елда ведомство алдына куелган максатлар, үтәлде. Әйтергә кирәк, үткән ел төп бурычларны чынга ашыруга тәҗрибә бирде, әлеге эшне киләсе елда да актив рәвештә дәвам итәргә кирәк”, - дип йомгаклап куйды ул.
"Татар -информ"Мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз