Николай Никифоров: 2018 елга Россия гражданнарының 70%ы электрон хезмәтләрдән файдаланачак
2013 елның 11 феврале, дүшәмбе
2016 елда информатика буенча булачак Бөтендөнья олимпиадасы “Иннополис” иярчен-шәһәр террияториясендә уздырылырга мөмкин. Бу хакта Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Казанда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышында чыгыш ясаганда белдерде.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һ.б. катнашты.
Татарстан Республикасы беренче булып ИТ-шәһәренең аерымланган территориаль концепциясен гамәлгә ашыруга күчә, - дип хәбәр итте Николай Никифоров.
2018 елга Россия гражданнарының 70%ы электрон хезмәтләрдән файдаланачак, -диде ул.
Универсаль электрон карта(УЭК) булдыруга килгәндә, Н.Никифоров сүзләренчә,бүген электрон паспортка күчү инициативасы федераль дәрәҗәдә карала. Кәгазь паспортлардан электрон чиплы пластик карталарга этаплап күчү күздә тотыла.
Алга таба Н.Никифоров,милли роуминг турында әйтеп үтте.”Без кайсы гына шәһәргә килсәк тә,кәрәзле телефоннан җирле тарифны кулланып сөйләшү мөмкин булачак, бу инициатива- аның техник системасы турында фикер алышу бара”, - дип ачыклык кетте ул.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.
Татарстан Республикасында 2026 елда республика үзәк өмәсе 25 апрельдә узачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин хәбәр итте.