Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Җәмәгатьчелек белем бирү системасыннан нәтиҗәле эш көтә”
2013 елның 11 феврале, дүшәмбе
Балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәрге булган система ахыргы чиктә кеше, гражданинны, профессионалны, республиканың киләчәген тәрбияләргә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычларына багышланган коллегия утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үтте. Ул бу нисбәттән Яр Чаллының гармоник үсештәге шәхес тәрбияләвен хәбәр итте. Аның фикеренчә, хәзерге вакытта бу системаның республикада тулы канлы эшләмәве проблема булып тора. Мәктәптә югары сыйныфларда профориентация эш алып барылып, яшьләрнең югары квалификацияле белгечләр булып җитешү аларга тормышта үз урынын табарга, яхшы хезмәт хакы алып эшләргә, гаилә корырга мөмкинлек бирә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының муниципаль берәмлекләрдәге белем бирү торышын чагылдырган рейтинг системасына тукталып, үз чыгышында Илдар Халиков алга таба аны камилләштерү зарурлыгын билгеләп үтте. Рейтинг мөмкин кадәр бүгенге вәзгыятьне яктыртырга тиеш, дип саный ул. “Балалар бакчалары – шәхесне тәрбияләүнең нигезе”, - дип, ул бу тармакка бүгенгегә караганда зуррак игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклады. Шулай ук башлангыч һәм урта махсус һөнәри уку йортлары да игътибар сорый. Бүгенге көндә министрлык тарафыннан да, предприятиеләр тарафыннан да әлеге проблеманы аңлау бар. Илдар Халиков фикеренчә, балалар бакчаларына йөрүчеләр бүгеннән үк үзләренең җәмгыятькә, республикага кирәклеген аңларга тиеш. “Хәзерге вакытта югары сыйныфларда профориентлашу эше начар алып барыла. Балаларның һөнәр сайлавы аларның киләчәге белән бәйләнми”, - дип, ул министрлыктан бу юнәлештә механизмнар көтеп калуын белдерде. Төп җаваплылык мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнә. Премьер-министр үз чыгышында шулай ук белем бирү системасына информацион-коммуникатив технологияләр кертүгә республикада зур игътибар бирелүен, авыл мәктәпләренең интернетка тоташтырылуын, әмма көтелгән нәтиҗәләрнең күренмәвен, кайбер районнарда ноутбукларның кулланылмавын белдерде. Шулай ук ата-аналарга балаларның өлгереше турында смсларның җибәрелмәвен дә ул борчылып әйтте. Фактик күрсәткечләр шуның турында сөйли. Аның фикеренчә, министрлыкның бу өлкәдәге сәясәте районнарга барып җитәргә тиеш. Илдар Халиков мәгариф системасына республика җитәкчелеге, хөкүмәт һәм Президент тарафыннан зур игътибар бирелүе – хезмәт хакының артуы, мәгълүмати тәэмин ителеш, мәктәпләрне төзекләндерүнең моңа мисал булып торуын әйтте. Үз чиратында республика җитәкчелеге дә, җәмәгатьчелек, ата-аналар белем бирү системасыннан нәтиҗәле эш көтә. “2012 ел нәтиҗәләре өметләндерә. Бурычлар тулысынча тормышка ашырылган. Безнең тарафтан куелган таләпләр ишетелгән. Киләчәктә дә шундый нәтиҗәләр көтәбез”, - диде Илдар Халиков.
ТР Президентының матбугат хезмәте. Михаил Миронов.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз