Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Пучков ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары хезмәткәрләренә яңа махсус техника тапшырды
2013 елның 12 феврале, сишәмбе
Ачкычларны аларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков тапшырды
. Әлеге 36 берәмлек техника башкаланың янгын иминлеген саклауга, шул исәптән Универсиада объектларында янгын иминлеген тәэмин итүгә хезмәт итәчәк. Күчмә составның төп өлешен тактик-техник характеристикасы тагын да яхшыртылган автоцистерналар тәшкил итә. Шулай ук авария-коткару эшләрендә кулланыла торган техника, янгын булган урыннан элемтәне җайга салырга ярдәм итүче, төтенне йотучы техника һ.б. бар. “Шул рәвешле, Казан гарнизоны техника паркын тулысынча яңартабыз”, - дип белдерде бүген журналистларга Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаэль Мотыйгуллин. Аның сүзләренә караганда, моңа кадәр дә гарнизон паркын ел саен аз-азлап яңарту барган. Тик мондый массакүләм яңарту булмаган. Рафаэль Мотыйгуллин бу яңа техниканың Олимпиада чорында Сочига озатылмаячагын хәбәр итте. Универсиададан соң алар кайбер спорт төрләре буенча Казанда узачак дөнья чемпионатларына, тест ярышларына хезмәт күрсәтәчәк. Гомумән, башкалада янгын иминлеге сагында торачак.
Сүз уңаеннан, Универсиада объектларын саклау өчен, Янгын сагы буенча Казан гарнизонында өстәмә 310 штат берәмлеге дә булдырылган.
Бүген Рөстәм Миңнеханов белән Владимир Пучков янгын иминлеге бүлекчәләренә генә түгел, республиканың медицина учреждениеләренә дә яңа 65 автомобиль тапшырды. 2011-2012 елларда “Сәламәтлек саклауны модернизацияләү” программасын уңышлы гамәлгә ашыруы өчен, Татарстан 1 млрд сумнан артык күләмдәге премиягә лаек булган иде. “Форд транзит” нигезендә эшләнгән ашыгыч ярдәм автомобильләре шушы акчаларга алынган. Аларның барысына да оператив эшчәнлекне һәм мобильлекне тәэмин итүче заманча җиһазлар урнаштырылган. Алар тиз арада медицина ярдәме күрсәтергә, пациентларны бер урыннан икенче урынга күчерергә, аларның хәлен мониторингларга, хастаханәгә илткәнче интенсив терапия уздырырга көйләнгән. Автомобильләр ГЛОНАСС спутник навигациясе системасы белән дә җиһазландырылган. Техника республиканың барлык районнарына юллана. Аларның бер өлеше Казан шәһәре сәламәтлек саклау учреждениеләре паркын тулыландырачак. Казандагы өлеше Универсиада чорында тәүлек дәвамында кизү торачак, ярышлар вакытында хезмәт күрсәтәчәк.
“РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкының иминлеген ныгыту юнәлешендә республика җитәкчелеге белән озак еллар хезмәттәшлек итә. Татарстан территориясендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү мәсьәләре планлы рәвештә хәл ителә”, -дип ассызыклады үз чыгышында министр Владимир Пучков. Ул бүген тапшырылган яңа техниканы Казан гарнизоны бүлекчәләренең әзерлеген тагын да күтәрү өчен ясалган чираттагы адым, дип атады. Пучков ТР Президентына республикада янгын рискларын киметү, профилактика мәсьәләләренең нәтиҗәле чишелеше өчен рәхмәт белдерде. Президент Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, РФ Хөкүмәтенә, РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр, Сәламәтлек саклау министрлыкларына республикага булган игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Бу яңа техниканың һәрберсе үз максатларында файдаланып, республиканың тынычлыгын һәм тотрыклылыгын тәэмин итәр, дигән ышанычта калды ул.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз