Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елда “Земство табибы” һәм “Земство фельдшеры” программалары буенча Татарстан авыл җирлекләренә 107 медицина хезмәткәрен эшкә кайтаруны планлаштыра. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
“2012 елдан 2019 елга кадәр бу программалар буенча Татарстанга читтән 629 табиб һәм 136 фельдшер җәлеп ителде. 2020 елда 95 табиб һәм 12 фельдшерны авылга кайтаруны планлаштырабыз, - диде ул.
“Земство табибы” һәм “Земство фельдшеры” программалары буенча бер медицина хезмәткәренә бер тапкыр бирелә торган акча күләме табибка 1 млн сумнан 1,5 млн сумга кадәр, фельдшерга 500 мең сумнан 750 мең сумга кадәр. Шулай ук медицина хезмәткәрләре ай саен хезмәт хакына өстәмә алалар.
Пневмококк инфекциясеннән прививка пневмониядән үлемне киметү максатыннан ясалачак.
2019 елда пневмококк инфекциясе үсеш алып, пневмониягә китереп, үлем сәбәпләренең берсе булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән пневмококк инфекциясенә каршы вакциналар сатып алуга акча бүлеп бирелгән. Бу патологиягә аеруча бирешүчән халыктан башлыйбыз.
Министр быел 60 млн сумга 23 мең доза вакцина сатып алу ниятләнгәнен әйтте. Прививка, беренче чиратта, авыру куркынычы янаган төркемдәге кешеләр, шул исәптән өлкәннәргә ясалачак. Вакцинация социаль яклау учреждениеләрендә үткәреләчәк.
Татарстанның Сәламәтлек министрлыгы республика халкында коронавирус инфекциясенә иммунитет барлыгын тикшерүне башлады.
Тикшерүләрнең беренче нәтиҗәсе 15 сентябрьдә әзер булачак. Аннан соң министрлыкта Татарстан халкының күпме өлешендә коронавируска иммунитет барлыгын бәяли алачаклар.