Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Валентина Матвиенко:”Коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан тәҗрибәсен бөтен Россиягә таратырга кирәк”
2013 елның 13 феврале, чәршәмбе
Татарстан Республикасы коррупциягә каршы көрәштә Россиядә иң алдынгы регионнарның берсе,һәм Татарстан тәҗрибәсен бөтен Россия буенча таратырга һәм киң кулланырга кирәк.Бүген бу фикерне Россия Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко “РФ субъектларында коррупциягә каршы торуның хокукый һәм институциональ нигезләрен камилләштерү: проблемалар һәм аларны чишү ысуллары"темасына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция барышында җиткерде.Конференция эшендә Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Конференция кунакларын сәламләп,ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Конференциядә 33 регионнан вәкилләр катнаша,һәм безне аларның коррупциягә каршы кәрәшү тәҗрибәсе кызыксындыра”,-дип белдерде.
ТР президенты сүзләренчә,республикада коррупциягә каршы торуда зур тәҗрибә тупланган.”Без даими төстә иң заманча тәҗрибәне эзлибез һәм кулланабыз,-диде ул.-Бездә Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты идарәсе булдырылды.”
Валентина Матвиенко үзенең чыгышында хәзерге вакытта “коррупция белән көрәш системалы,принципиаль һәм эзлекле төс ала “,-дип белдерде.Аның фикеренчә,вазыйфаларына карамастан түрәләрне эштән җибәрү һәм җинаять эшләре моңа дәлил булып тора.
РФ Федерация Советы рәисе коррупциягә каршы эшчәнлектә Татарстанның уңышлы тәҗрибәсен искәртеп китте.”Бу тәҗрибә конференциягә килгән 33 регион вәкилләренә дә кызыклы булыр”,-диде ул.
“Татарстанда коррупциягә каршы көрәш буенча төгәл региональ хокукый база формалашкан ,-дип ассызыклады Валентина Матвиенко.- Яңа формалар киң кулланыла ,хакимиятләрнең чиста һәм гадел эшләве тәэмин ителә,бу мәсьәләгә Татарстан Президенты үзе зур игътибар бирә.”
“Без никадәр гаделрәк һәм чистарак эшләсәк,закон бозарга шулкадәр катлаулырак булачак.Менә бу үзе-коррупциягә каршы көрәш булыр,-дип басым ясады ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты матбугат хезмәте.Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз