Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов:”2012елның икътисади нәтиҗәләрен бик уңышлы дип санарга мөмкин”
2013 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегияләренең уртак йомгаклау утырышында булды.Коллегияләр эшендә шулай ук Россиянең икътисади үсеш министры урынбасары Олег Савельев ,РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Глеб Никитин,Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. катнашты.
ТР Президенты 2012ел йомгаклары буенча Татарстанның икътисади үсешенең төп күрсәткечләрен хәбәр итте.Тулай региональ продукт 5,5% ка арткан һәм 1,415трлн сум тәшкил иткән.”Бу бездә ышаныч тудыра”,-диде Р.Миңнеханов.
Сәнәгать җитештерүенең күләме 7% ка арткан,нефть продуктларын җитештерү 26% ка,машина төзелеше продукциясе – 27% ка,металлургия сәнәгатенеке - 26% ка,резина һәм пластмасс эшләнмәләр җитештерү – 11% ка .
“Безнең иң зур казанышыбыз – уңай демография.2012елда туган балалар саны узган елга караганда 5100 гә артыграк.Гомер озынлыгы да арта – ул 72,3ел тәшкил итә”,-дип белдерде ТР Президенты.
Р.Миңнеханов сүзләренчә,Татарстанда уртача эш хакы 2012елда 23240 сум тәшкил иткән,узган елдагыга караганда 16,3% ка артык.
Татарстанның 2012 елдагы икътисади үсешенең төп күрсәткечләре турында үзенең докладында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.Татарстанның тулай региональ продукты үсеше сәнәгать җитештерүенең күләме,инвестиция активлыгы, төзелеш һәм кулланучылар активлыгы арту белән тәэмин ителгән.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов республикада хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен башкарыла торган чаралар турында сөйләде.
РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Глеб Никитин Татарстан җитәкчелеген сәнәгать җитештерүендәге уңышлары белән котлады.”Россиянең күп регионнарына сезгә тигезләшү кирәк”,-диде ул.
Коллегияләр утырышы тәмамланганда,”2013 – 2016 елларда Татарстанның машина төзелеше һәм нефть химиясе предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү” программасы кысаларында ТР Хөкүмәте белән “Россия Саклык банкы” ААҖ арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды.
ТР Президенты матбугат хезмәте.Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз