Рөстәм Миңнеханов: “Суд этикасы кодексын саклау, судьяларның эчке инануы булырга тиеш”

2013 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы судьяларының ике көнлек IX хисап-сайлау конференциясе ачылды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, хакимият органнары, хокук саклау структуралары җитәкчеләре катнашты.
Гомуми юрисдикция судларының 2012 нче елгы эшчәнлеге хакында Татарстан Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйлаҗев хисап тотты.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп узганча, соңгы вакытта судта яклану хокукына ихтыяҗ көчәюе күзәтелә, судларга ышаныч арта. Узган елда республика судлары тарафыннан 700 меңгә якын эш һәм материал каралган. Бу бик зур сан, аның үсеше республиканың икътисади потенциалы артуына да бәйле, дип саный Президент. “Суд теге яки бу эш буенча кеше язмышын гына хәл итеп калмый, ә мөлкәт, килешүләр, бизнес һәм дәүләт мәнфәгатьләре буенча да карарлар кабул итә, шуңа күрә барлык судларның эшчәнлеге зур әһәмияткә ия”, - дип белдерде Татарстан башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, Бөтенроссия судьялары корылтаенда ил президенты тарафыннан, суд системасын алга таба камилләштерү бурычлары билгеләнгән. Алар судларның эшчәнлеге камиллеген арттыруга, җәмгыятьтә абруен тагын да үстерүгә, судопроизводство ачыклыгын киңәйтүгә кагыла. “Боларны исәпкә алып, суд җәмәгатьчелегенә киләчәккә төгәл эш юнәлешләрен билгеләү зарур”, - ди Президент.
Бүген конференция кысаларында суд җәмәгатьчелеге органнары: ТР судьялары советы, ТР судьяларының квалификацияле коллегиясе, судья вазифасына квалификацияле имтихан алу буенча ТР Имтихан комиссиясенең яңа әгъзалар сайлануын күздә тотып, Рөстәм Миңнеханов суд корпусы кадрлар составының алар эшчәнлегенә бәйле булачагын ассызыклады.
“Судьяның эшлекле һәм һөнәри сыйфатлары гына түгел, әхлакый йөзе дә мөһим. Суд этикасы кодексына буйсыну, судьяларның эчке тоемлавы һәм ныклы фикере булырга тиеш. Болар барысы да суд эшчәнлеге сыйфатында, гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда чагылыш табачак”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Гражданнар хокуклары темасына кагылып, Президент халыкка аеруча якын булган килешү (мировая) юстициясе темасына тукталды. Ул бу мәсьәләдәге уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада тикшерүче (мировой) судьяларга уңайлы эш шартлары тудыру буенча төрле чаралар күрелә. 2011 нче елда бу максатларга республика бюджетыннан 205 миллион сум акча бүлеп бирелгән, 2012 нче елда ул 238 миллион сумны тәшкил итә. Шулай да проблемалар әле җитәрлек. Аларны хәл итүдә “2013-2015 елларга ТР да килешү юстициясе институты үсеше” максатчан программасы ярдәмгә килергә тиеш. Мировой судьяларның хезмәт хакын арттыру мәсьәләсендә Рөстәм Миңнеханов ярдәм булачагына ышандырды.
ТР Президенты, былтыр Татарстанда тикшерүче (мировой) судьяларның суд участоклары санын арттыру тәкъдименең Дәүләт Думасы һәм РФ Президенты тарафыннан хуплау табуын мөһим вакыйга дип шәрехләп үтте. “Бу мировой судьяларга булган йөкләмәне киметү мөмкинлеген бирә”, - ди ул.
Суд системасы ачыклыгы дәрәҗәсе артуы – шулай ук зур казаныш, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Судлар эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан хәбәрдар булуны тәэмин итү турындагы федераль закон, гражданнар һәм оешмалар белән элемтә күперен төзүдә нәтиҗәле корал булды, ди Президент. “Бүген судлар турында тулы мәгълүмат бар дияргә була, судларның интернет-сайтлары гамәлдә. Татарстан территориясендә “Правосудие” ГАС ярдәм буенча Федераль мәгълүмати-аналитик үзәк филиалларының берсе урнашачак”, - ди ул.
Суд процессында катнашучыларга смс-хәбәрләр юллау эшен, Татарстан башлыгы шулай ук уңышлы эш мисалы итеп билгеләде. “Республикада мәгълүматлаштыру дәрәҗәсе югары. Барлык мөмкинлекләрне халыкка хезмәт күрсәтүдә эшкә җигәргә тиешбез. Көндәлек эштә кеше мәнфәгатьләре өстенлекле булырга тиеш”, - дип җөпләде Рөстәм Миңнеханов.
Президент судьяларга эшләре өчен рәхмәт җиткереп, берничә хезмәткәргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International