Рөстәм Миңнеханов Красноярск краеның төбәк татар милли- мәдәни автономиясе белән очрашты
2013 елның 15 феврале, җомга
Очрашу Себер федераль университеты (Красноярск) китапханәсенең конференц-залында узды. Бу чарада Красноярск крае губернаторы Лев Кузнецов,Красноярск шәһәре башлыгы Эдхам Акбулатов, Красноярск краеның төбәк татар милли- мәдәни автономиясе рәисе Вәгыйз Фәйзуллин,Себер федераль университеты Евгений Ваганов һ.б. катнашты.
Татар җәмәгате вәкилләре каршында чыгыш ясаганда Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Красноярск крае арасында дусларча җылы мөнәсәбәтләр урнашуын әйтеп узды. Монда яшәүче татарлар үзләренең телләрен,гореф-гадәтләрен,мәдәниятләрен саклау белән актив шөгыльләнәләр,-диде ул.
Красноярск краеның “Яр” төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Вәгыйз Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Красноярск краенда 36мең татар яши, 29 авыл исәпләнә, андагы халыкның 70% ын татарлар тәшкил итә. 8 мәчет эшли. Сабантуйга килгәндә, бу бәйрәм инде 17 ел уздырыла. 1996 елдан Сабантуйда Татарстаннан делегация катнаша.
Татарстан Президенты Казан (Идел буе) федераль университеты белән Себер федераль университеты арасында сдудентлар алмашуны җайга салуны тәкъдим итте.
Очрашу барышында шулай ук Казан белән Красноярск арасында авиаэлемтә ачу кирәклеге турында тәкъдимнәр яңгырады.
Очрашуда катнашучылар алдында “Йолдыз” сәнгать коллективы татарча чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.