Татарстан Республикасы һәм Красноярск крае арасында сәүдә – икътисади,фәнни – техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды
2013 елның 15 феврале, җомга
Бүген Красноярск шәһәрендә Татарстан Республикасы һәм Красноярск крае арасында сәүдә – икътисади,фәнни – техник һәм хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.Документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Красноярск крае губернаторы Лев Кузнецов имзаларын куйдылар.
Килешү имзалануда Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев катнашты.
Бу Килешү Красноярск крае һәм Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм үз эшчәнлеген алып бара торган хуҗалык иүче субъектлар арасында үзара файдалы сәүдә – икътисад элемтәләрен саклау һәм киңәйтүгә ,социаль-мәдәни һәм фәнни,сәламәтлек саклау,дәүләт идарәсе,мәгъләмати сәясәт өлкәләрендә хезмәттәшлек үстерүгә ,гражданнар җәмгыяте институтларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Моңа кадәр Татарстан Республикасы һәм Красноярск крае арасындагы үзара мөнәсәбәтләр,1998 елда имзаланган ,сәүдә - икътисади,фәнни – техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешү нигезендә алып барылган.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.