Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Республиканың кайбер муниципаль берәмлекләре тарафыннан узган ел өчен мәктәпләргә капиталь ремонт ясау нәтиҗәләре буенча хисап бирелмәгән
2013 елның 16 феврале, шимбә
18 февральдә торак – коммуналь хуҗалыкларын үзгәртеп коруга булышлык итү өчен , күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү һәм ЖКХ программасын яңарту программаларына Федераль Фондка акча күчерелү хакында РФ Хөкүмәте Карары имзалану көтелә.Шуннан соң Фонд акчасы хисабына финанс ярдәме РФ субъектларына күчереләчәк.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган атналык республика киңәшмәсендә ТР төзелеш,архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, республикада быел капремонт ясалырга тиешле күп фатирлы йортлар исемлегенә 41 муниципаль берәмлектә 811 йорт кертелгән. Гомуми планлаштырылган акча күләме – 4,35 млрд.сумнан артык.
ТР МК күрсәтмәсе белән 2013елда капремонт ясалырга тиешле муниципаль гомуми белем бирү мәктәпләре исемлегенә 162 объект (шул исәптән Казанда 20 мәктәп) һәм 7 коррекцияләү мәктәбе кертелгән.
Министр Ирек Фәйзуллин сүзләренчә,кайбер муниципаль берәмлекләр узган ел өчен мәктәпләргә капремонт ясау буенча хисап бирмәгәннәр.Ул Әлмәт,Әлки,Югары Ослан, Нурлат районнарын,Казан һәм Чаллы шәһәрләрен әйтеп узды.
“Бердә матур түгел ,болай сезнең арттан йөрүе”,- диде үз чиратында ТР Президенты, бу муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. – Башта “Акча бирегез!”,- дип сорыйсыз,сез узган ел өчен хисап бирмичә,бу елга акча булмаячак”,-дип белдерде ул.
ТР муниципаль берәмлекләрендә 2013елда сәламәтлек саклау оешмаларын төзү һәм капремонт ясау программасына килгәндә ,Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктларын төзү өчен 68 төзелеш мәйданы әзерләнгән.Бүгенге көндә ФАП, амбулатория һәм участок сырхауханәләренә капиталь ремонт ясауны 14 районда башлаганнар.
“Татар – информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз