ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров: Республика яңа уңыштан биш млн тонна икмәк туплады

2020 елның 4 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы бөртеклеләрне урып-җыюны тәмамлап килә. Беренче булып уңыш җыюны Әтнә районы төгәлләде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, урып-җыю эшләрен Нурлат районы да төгәлләгән.

Ул ассызыклаганча, республика биш миллион тонна ашлык җыган. Россия Федерациясе субъектлары рейтингында Татарстан бөртеклеләрнең тулай җыемы буенча 5 нче урында тора, ул Ростов, Краснодар, Воронеж, Ставрополь кебек көньяк регионнардан калыша.

Марат Җәббаров сүзләренә караганда, тулаем игенчелек культурасын арттыру, шулай ук киләсе вегетация чорына һәр хуҗалыкта 200 берәмлектән артык стационар эретмә үзәкләре булдыру уңай роль уйнады.

Безнең күрсәткечләр һәр гектар уңышына бәйле, диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Бу өлештә быел бөртекле культураларның иң югары продуктлылыгына Зәй районы ия - 51,3 ц/га (175,7 мең тонна). Уңдырышлылык 45 ц/га дан артык Тәтеш районнда (46,5 ц/га). Шул ук вакытта 9 район 40 ц/га дан артык уңыш үстергәннәр: Кукмара – 43,4 ц/га; Нурлат – 43,1 ц / га; Сарман – 42,6; Актаныш – 42,0; Минзәлә – 41,9 ц / га. Бу күрсәткеч буенча рейтигны Әгерҗе (20,0 ц/га), Югары Ослан (25,9 ц/га), Әлмәт (26,5 ц/га), Яшел Үзән (28,0 ц/га), Кама Тамагы (28,8 ц/га) районнары йомгаклый. Бүген 5 миллионлык күрсәткечкә түбәндәге муниципаль районнар зур өлеш кертте: Буа (220 мең тонна), Тәтеш (194), Чистай (185), Арча (182), Минзәлә (181).

Шулай ук Актаныш, Зәй, Сарман, Алексеевск һәм Азнакай районнарында 170 мең тоннадан артык.

Гомумән алганда, республиканың барлык урып-җыю комплексы югары җитештерүчәнлек белән эшләде, диде Марат Җәббаров. 

Бөртекле культураларны җыеп бетерү эшләре тәмамланмый, дип искәртте министр, сентябрь ахырында бөртеккә кукуруз – 45 мең га, көнбагыш – 120 мең га, шулай ук силоска кукуруз (75 мең га) өлешен җыясы калачак. Басуларда тагын 45 мең га шикәр чөгендере бар. 

551 мең га (көзге) чәчү планлаштырыла (уҗым игене - 405 мең гектар, уҗым арышы - 132 мең гектар). Бүгенгә планнан 85 % чәчелгән, ягъни 466,1 мең гектар. 

Туфракны көзге эшкәртү (туңга сөрү) турында сөйләгәндә, министр түбәндәгеләрне хәбәр итте: фаразланган 1,8 млн. гектардан бүгенге көнгә 740 мең гектарга якыны эшкәртелгән, ягъни мәйданнарның 51% ы, шуның өчтән берендә сөрүлек катламын тирәнәйткән. Тукай, Түбән Кама, Мамадыш, Зәй, Биектау районнары урып-җыю мәйданнарының 70% тан артыгын эшкәртеп өлгерәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International