Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә министры белән очрашты
2013 елның 18 феврале, дүшәмбе
Бүген Әбу – Дабида Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә (БГӘ) эш сәфәре башланды.ТР Президенты БГӘнең тышкы сәүдә министры Шейха Любна Халид әл Касими белән очрашты.Россия делегациясен РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли,очрашуда шулай ук РФнең БГӘ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Андрей Андреев, “Ак Барс Холдинг”ААҖ генераль директоры Иван Егоров,ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов Шейха Любна белән әңгәмә корып, аны Татарстанга 2013 елның маенда узачак KAZANSUMMIT форумында катнашырга чакырды,БГӘ тышкы сәүдә министры чакыруны кабул итте.
Очрашуда Россия делегациясе вәкилләрен сәламләп, “Без сезнең делегациядә безнең күптәнге дустыбыз Рөстәм Миңнехановны күрүебезгә бик шатбыз. Татарстан Президенты без уздырган барлык чараларда да бик теләп катнаша”,-диде Шейха Любна.
“Бездә үзара хезмәттәшлекнең үсеше өчен зур потенциал бар.Һәм мин Россия – Әмирлек хөкүмәтара комиссиясе рәисләренең берсе буларак, безнең сәүдә – икътисад мөнәсәбәтләре үсеше белән шөгыльләнәчәкмен.Бүгенге хөкүмәтара комиссия утырышы илләребезнең эшмәкәрлек үсешенә өстәмә импульс булыр дип ышанабыз,-дип белдерде Денис Мантуров.
РФ сәнәгать һәм сәүдә министры әйтүенчә,Россия һәм БГӘ арасында хезмәттәшлекнең традицион юнәлешләре урнашкан – болар нефть-газ өлкәсе һәм машина төзелеше.Моннан тыш Денис Мантуров, хезмәттәшлекнең өметле юнәлеше буларак, энергиянең альтернатив чыганакларын уртак тикшерүне атады.
Очрашу тәмамланганда Шейха Любна Халид әл Касими Россия делегациясе вәкилләренә,Россия – Әмирлек хөкүмәтара комиссиясе утырышында уңышлар теләде һәм бу утырыш Россия һәм БГӘ арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтергә ярдәм итәр,-дигән ышанычын белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз