Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Россия төбәге буларак без Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән киң хезмәттәшлек алып барабыз”
2013 елның 18 феврале, дүшәмбе
Татарстан җитәкчелеге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ) белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә һәм аның киләчәктәге үсешенә өметләнә.Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия – Әмирлек хөкүмәтара комиссиясе утырышы барышында хәбәр итте. Утырыш Әбу-Дабида РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм БГӘ тышкы эшләр министры Абдалла бине Зәйед әл Нахайян рәислегендә узды.
Сәүдә,икътисад һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия – Әмирлек комиссиясе 1994 елда оештырыла. Комиссиянең беренче утырышы 1997елның мартында була,шуннан бирле утырыш даими рәвештә уздырыла.
БГӘ тышкы эшләр министры бүгенге утырышны ачып һәм Россия делегациясе вәкилләрен сәламләп,- “Без Россия белән хәрби, сәнәгать,мәдәният,сәясәт өлкәләрендә мөнәсәбәтләрнең үсешенә ышанабыз.Бүген БГӘ компанияләре Россия базары белән кызыксыналар”,-дип белдерде.
Бүгенге көндә БГӘ компанияләренең инвестицияләре Россиядә 22млрд.доллардан артык тәшкил итә.” Үсеш өчен потенциал бар, һәм бу сумманы арттырырга мөмкин, дип саныйбыз.Безнең илләр арасында товар әйләнеше 2млрд. доллар тәшкил итә,ләкин бу бик түбән күрсәткеч,бу күрсәткечне арттырырга мөмкин,чөнки ике илнең дә җитәкчелегендә моңа карата кызыксыну бар”,-дип басым ясады БГӘ тышкы эшләр министры.
Үз чиратында Денис Мантуров Россия делегациясен җылы каршылауларына рәхмәтен белдерде. “Бүгенге утырыш безнең мөнәсәбәтләр үсешендә яңа этапны билгели”,-диде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов утырыш барышында, Татарстан РФ субъектларының берсе буларак, БГӘ белән киң хезмәттәшлек алып бара,- дип хәбәр итте. “ Без шулай ук якын арада Дубайда үз вәкиллегебезне ачуны планлаштырабыз,һәм бу мәсьәләдә мин сездән ярдәм итүегезне сорар идем,” – дип мөрәҗәгать итте ул Абдалла бине Зәйед әл Нахайянга.ТР Президентының теләкләре комиссия утырышының йомгаклау протоколына кертелде.
Утырыш тәмамланганда Россия – Әмирлек хөкүмәтара комиссиясе утырышының йомгаклау протоколы имзаланды.Документка Денис Мантуров һәм Абдалла бине Зәйед әл Нахайян имзаларын куйдылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз