Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт гимнының соңгы әзер вариантын тыңлауда катнашты
2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт гимнының соңгы әзер вариантын тыңлау С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында (Казан) узды.
Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары ,мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре,Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин ,ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. катнашты.
Гимнның тексты – Рамазан Байтимеровның эшкәртелгән шигыре,ул Татарстан Республикасының ике дәүләт телендәге бербөтен шигъри әсәре булып тора. Рус теленә тәрҗемә авторы – шагыйрь Филипп Пираев.
ТР Дәүләт гимнының музыкасын ТР Дәүләт симфоник оркестры ,сүзләрен Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет академия театры хоры башкарды.
Аннан соң гимн солистлар – Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары Регина Вәлиева һәм Гөлнара Рәхимова ,ТРның атказанган артистлары Владимир Васильев һәм Рөстәм Асаев башкаруында яңгырады.
Өченче башкару- оркестр версиясе.Аны ТР Дәүләт симфоник оркестры башкарды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.