Алексей Песошин Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе коллективы белән очрашты

2020 елның 19 сентябре, шимбә

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе коллективы белән очрашты.

Бу чара Казанда югары уку йорты бинасында узды. Очрашуда шулай ук Россия спорт министры Олег Матыцин, Татарстан спорт министры вазифаларын башкаручы Владимир Леонов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнашты.

Россия спорт министры Олег Матыцин академия җитәкчелегенә күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтте. “Сез спорт белеме флагманнарының берсе булып торасыз. Безнең өчен коллективта тотрыклы үсеш һәм яхшы мөнәсәбәтләр мөһим. Сезнең Россия спорт федерацияләре белән хезмәттәшлек итүегез мөһим, һәм бу эш дәвам итәр дип өметләнәм”, - диде ул.

Олег Матыцин Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе коллективына яңа җитәкче итеп Рафис Борһановны тәкъдим итте. Ул Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясенең элеккеге ректоры Йосыф Якубовның башка эшкә күчүен әйтте һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.    

Россия Спорт министрлыгы башлыгы Йосыф Якубовка ведомство бүләге - Петр Лесгафт медален тапшырды.

Алексей Песошин Йосыф Якубовка Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды.

Йосыф Якубов Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифасында 2010 елның июненнән башлап 10 ел эшләгән.

Тиешле сайлау процедураларын үткәргәнче Рафис Борһанов Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын башкаручы була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International