ТР Хөкүмәте йортында балигъ булмаган балаларның иминлеген тәэмин итү һәм җинаять эшләрен кисәтү буенча киңәшмә узды

2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә балигъ булмаган балаларның иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар булдыру турында сүз барды. Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында узды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бу чарада муниципаль районнар башкарма комитетлары җитәкчеләре, җирле гадәттән тыш хәлләр комиссияләре җитәкчеләре, муниципаль органнар мәгариф идарәләре вәкилләре һ.б. катнашты.
Әсгать Сәфәров киңәшмәне ачып, агымдагы елның февралендә республикада кече яшьтәге балаларны көчләү буенча ике коточкыч вакыйга булуын искәртте. Ул шул ук уңайдан башка мисаллар да китерде. Балалар һәм ата-аналар, шулай ук укытучылар арасында балигъ булмаганнарның иминлеген тәэмин итү һәм җинаятьчеләр һөҗүменнән кисәтү буенча җитди эш алып бару зарури, дип билгеләп үтте Әсгать Сәфәров. Аның сүзләренә караганда, балаларга карата көч куллану күп очракта хакимиятнең вәкаләтле органнары ягыннан адекват реакция булмау, кешеләр һәм социаль яклау органнары, үзидарә, җирле хакимият органнарының вазифаи затлары битарафлыгы белән бәйле.
Кешеләр йөрми торган урыннарда балалар олылардан башка йөрмәсен өчен шартлар булдыру, балаларны мәктәпкә озатырга һәм каршы алырга кирәк. Моннан тыш, балаларны озату буенча волонтерларны җәлеп итү мәсьәләсен уйларга мөмкин, дип билгеләп үтте Ә.Сәфәров.
Киңәшмәдә ТР буенча эчке эшләр министры вазыйфаларын башкаручы Рафаэль Гыйльманов доклад белән чыгыш ясады. Аерым алганда, 2012 елда балигъ булмаган балаларга карата 2768 җинаять кылынган, дип белдерде ул.
Рафаэль Гыйльманов сүзләренә караганда, 2013 елның гыйнварында Чаллыда һәм Алабугада башлангыч сыйныф укучылары белән булган ике фаҗигале хәл мәктәпкә барганда һәм кайтканда булган. Әгәр элек балалар йорт янындагы мәктәптә укыса, хәзер башка районнарга урнашкан мәгариф учреждениеләренә йөри, дип билгеләп үтте ул.
Моннан тыш, Рафаэль Гыйльманов киңәшмәдә катнашучылар игътибарын мәгариф учреждениеләренең сак җиһазлары, ярдәмгә чакыру төймәләре белән җиһазланган, сак хезмәте белгечләре булуына юнәлтте. Бүгенге көндә республикада 4,5 мең мәгариф учреждениесенең 2271е сак астында, бу гомуми санның 49 проценты дигән сүз.
Киңәшмәдә балалар иминлеген тәэмин итү өчен ышаныч телефонын гамәлгә кую, хәбәрләргә игътибарлы булу турындагы тәкъдим ясалды. Моннан тыш, Интернет челтәрендә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен (балалар порнографиясен, вәзгыятьне мониторинглау һ.б. юл куймау) ТР буенча ЭЭМ ның тиешле бүлекләре белгечләрен җәлеп итү тәкъдиме булды.
Алабуга Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров кабул ителгән чаралар турында белдерде.
ТР да бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина бүген балалар иминлеге өчен ата-аналар, мәктәп, хакимият органнары җаваплы дип белдерде.
Әсгать Сәфәров киңәшмәгә нәтиҗә ясап, барлык мәгариф учреждениеләрендә ата-аналар җыелышы үткәрергә, аларга Алабугада һәм Чаллыда башлангыч сыйныф укучылары белән булган фаҗигале хәлләр турында белдерергә кирәк, дип белдерде.
Ата-аналар комитеты белән бергә мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныфта укучы балага туганнары арасыннан бер кешене беркетү мәсьәләсен хәл итү зарури. Андый туганнары булмаган очракта – ата-аналар комитетлары әгъзаларын яки волонтерларны җәлеп итү мәсьәләсен карарга кирәк. Бу мәсьәлә буенча карар кәгазь вариантта эшләнәчәк һәм ата-аналарга имза кую өчен тәкъдим ителәчәк.
Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә дәресләр расписаниесен көн яктысына көйләү мөмкинлеген аерым карау күздә тотыла.
Әсгать Сәфәров сүзләренә караганда, экстремаль вәзгыять туган очракта үзеңне ничек тотуны аңлату өчен сыйныф сәгатьләре үткәрү зарури. Укучыларга шулай ук куркынычсыз маршрутлар сайларга, урамда таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска кирәклеген аңлатырга кирәк.
Ата-аналар конролен активлаштыру, шулай укукучының укырга килмәү сәбәбен беренче дәрестә үк ачыклау мөһим, диде Әсгать Сәфәров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International