Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда еллык планнан 20 проценттан артык торак йорт сафка бастырылган
2013 елның 22 феврале, җомга
Бүгенге көндә республикада торакны сафка бастыру буенча еллык бирем 21 процентка үтәлгән, 505,3 мең кв метр мәйданда торак сафка бастырылган. Шуның 125,4 мең кв метры социаль ипотека йортларына туры килә. Быелгы программа буенча, Татарстанда әлеге социаль программа буенча 110 йорт өлгертелергә тиеш. Бүгенгә шуларның 23 е сафка баскан. Тагын 48 объект югары әзерлек стадиясендә санала, ә 42 йорт түбән әзерлек дәрәҗәсендә. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәте йортында торакны сафка бастыру мәсьәләсенә багышланган республика киңәшмәсендә яңгырады. Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте.
Кайбер муниципалитетларда, шул исәптән, Казанда, төзелештә графиктан калышу очраклары күзәтелгән. Президент Рөстәм Миңнеханов моңа ачыклык кертүне таләп итте. Дәүләт торак фонды Башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин моның бернинди объектив сәбәпләре юк, подрядчылар эш көчендә, финанслау тиешенчә алып барыла, ди. Аның аңлатуынча, беркадәр калышу графикка салкын карау, урыннарда хакимият башлыкларының игътибары кимү нәтиҗәсе. Бүгенге сөйләшү, хәлне уңай якка үзгәртү, кимчелекләрне төзәтү өчен ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде ул. Коммерцияле торак төзелешенә килгәндә, быел сафка басарга тиешле 107 күпфатирлы йортның 66 сы югары әзерлек дәрәҗәсендә санала. 24 е түбән әзерлек дәрәҗәсендә. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин инвестицияле торак төзелеш буенча бездә уңай динамика саклануын, динамиканың уртача 2 процентка артуын искәртте. Азкатлы торак төзелешенә килгәндә, быел Татарстанда шундый 7190 объект кулланылышка тапшырылырга тиеш. Шуларның 1500 гә якыны югары әзерлектә булса, 3352 йортның әзерлеге түбән. Ирек Фәйзуллин 2013 ел программасы буенча бу юнәлештә эшчәнлекне активлаштырырга кушты.
Төп хисапчы ролендә чыгыш ясаган министр республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуның барышына да тукталды. Хәзерге вакытта Татарстанда 423 ветеран өчен 42 йорт төзелә. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән берлектә, февраль аенда субсидияләр алган 913 ветеранның торак шартларын яхшырту буенча программа формалаштырган. Аннан күренгәнчә, 613 ветеранны яңа төзелгән фатирларга күчерү планлаштырыла.
Министр Казан шәһәре, Яшел Үзән һәм Ютазы районнарында узган елгы йөкләмәләрне үтәп бетерәсе барлыгына басым ясады. Бүген аларда 10 ветеранның нинди торакларга күчәсе ахыргача хәл ителмәгән. “Тиз арада бу мәсьәләгә чишелеш табарга кирәк”,- дип искәртә төзелеш министры.
“Татар-Информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз