Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры ТР Саба районында булып кайтты.
2013 елның 22 феврале, җомга
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков 2012 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Саба муниципаль районы Советы сессиясендә катнашты. ТР Хөкүмәте башлыгын эш сәфәрендә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек вице- премьер-министры Марат Әхмәтов озата барды.
Эш сәфәре барышында Илдар Халиков Саба районының берничә объектына барып кайтты. Шулай итеп, Иске Икшермә авылында республика Хөкүмәте башлыгы Икшермә урта мәктәбен реконструкцияләү барышы белән танышты. Аның җирлегендә кадет интернаты булдырылачак. Бер үк вакытта мәктәп бинасында балалар бакчасы да сакланып калачак.
Татар Икшермәсе авылында Илдар Халиков югары технологияле роботлаштырылган 310 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөт комплексында булып кайтты. Ферманың җитәкчеләре сүзләренә караганда, сыерларны яңа шартларга күчерү, савымнарны сизелерлек дәрәҗәдә арттырырга мөмкинлек бирде. ТР Премьер- министры проектның хакы чыгарылу вакыты белән кызыксынды.
Шулай ук татар Икшермәсе авылында республика Хөкүмәте башлыгына фельдшерлык- акушерлык пункты белән бер бинада урнашкан яңа балалар бакчасы күрсәтелде. Язлы Арташ авылында Илдар Халиков яңа авыл клубына барып кайтты.
Кильдяково авылында Татарстан Премьер-министры төзелүче 2600 башка исәпләнгән кәҗә фермасын карап чыкты.
Байлар Сабасында Илдар Халиков район предприятияләре продукциясе күргәзмәсендә булып кайтты, аннан соң Саба муниципаль районы советы сессиясенең йомгаклау утырышында катнашты.
Саба районы башлыгы Рәис Миңниханов үз докладында 2013 елга булган планнар турында сөйләде. Ул вак эшкуарлыкны үстерергә кирәк булуга игътибар итте.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Саба районы халкын күп еллар эчендә беренче тапкыр халык үсеше мәсьәләсендә уңай нәтиҗәләргә ирешү белән котлады. “Бу бик авыр ирешелә торган, ләкин бик мөһим күрсәткеч. Бу кешеләрдә хәзерге тормышка һәм балаларының киләчәгенә карата ышанычлары арта дигән сүз”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.
Белем бирү өлкәсендә информацион технологияләр кулану буенча Саба районы Татарстанда беренче урында тора. “Димәк, моңа район җитәкчеләре тарафыннан игътибар бирелә, - диде И. Халиков.
Шулай ук ул район җитәкчеләренең мәктәпләрнең капиталь ремонтына зур игътибар бирүләрен билгеләп үтте.
Мөһим бурыч итеп ул, Саба районында йөрәк-кан тамырларын дәвалау үзәген булдыруны атады. Шул ук вакытта Илдар Халиков халыкка үзәкнең мөмкинлекләре турында хәбәр бирергә кирәк булуына игътибар итте. “Яхшы тупланган хезмәтсез безнең салынган чаралар кирәкле эффект бирмәячәк”,- дип уйлый республика Хөкүмәте башлыгы.
Үзенең чыгышы ахырында Илдар Халиков Саба районы халкына хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерде. “Югары күрсәткечләргә җиңел генә ирешеп булмый. Һәм мин бер елдан соң, 2013 елның күрсәткечләре дә югары булсын дип телим”- диде Татарстан Премьер-министры.
Ул шулай ук Саба районы халкына бер төркем бүләкләр тапшырды.
ТР Президентының матбугат хезмәте. Михаил Миронов.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз