ТР Премьер-министры РФ генпрокуроры урынбасары белән гражданнарны кабул итте

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Бүген Казанда ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев белән бергә гражданнарны кабул итте. Кабул итү видеоконференцэлемтә режимында узды.

Гражданнарның проблемалары торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә, өлешчеләр торак төзелешенә, хезмәт хакын үз вакытында түләүгә карый.

Бер сәламәтлеге чикле баланың әнисе дару алырга ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, бу гаилә ихтыяҗлары билгеләнгән исемлек РФ Сәүдә-сәнәгать министрлыгына җибәрелгән. Кирәкле дару октябрьнең икенче яртысында кайтыр дип көтелә.

Гражданнар коммуналь түләүләрнең артуы, идарәче компанияләрнең эшчәнлекләре белән килешмәүләрен белдергән.

Сергей Зайцев мөрәҗәгатьләрне тыңлагач, республика прокуратурасына җентекләп тикшерү үткәрергә йөкләгән һәм мәсьәләләрне карауны контрольгә алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International