Татарстанда республиканың беренче хөкүмәте оешуның 100 еллыгын билгеләп үтәләр

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Бүген АТССР Халык Комиссарлары Советы - республиканың беренче хөкүмәте оешуга 100 ел тулды.

1920 елның 27 маенда гамәлгә куелган “Автоном Татар Социалистик Совет Республикасы турындагы” Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты декреты буенча дәүләт хакимияте аппараты җирле депутатлар советы, Үзәк башкарма комитет һәм АТССР Халык комиссарлары советы төзелә.

1920 елның 26-27 сентябрендә АТССР советларының беренче корылтае уза. Анда АТССР Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) сайлана. ТатЦИКның беренче пленар утырышы 28 сентябрьдә була.

Беренче пункт булып ТатЦИК Президиумын сайлау мәсьәләсе карала.

Икенче пункт булып республиканың беренче хөкүмәте - АТССР Халык комиссарлары советы оештырыла. Аның составына 15 кеше керә. Беренче рәис итеп Сәхипгәрәй Сәетгалиев сайлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International