Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков ТР Инвестицияләр советы утырышын уздырды
2013 елның 25 феврале, дүшәмбе
Бүген Чаллы ИТ-паркы мәйданында “Кама инвестицион форумы – 2013” үтә. Форум кысаларында көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы инвестицион советының икенче утырышы үтте. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов , ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Яр Чаллы шәһәре мэры Вәсил Шәйхразиев, шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР инвестицияләр советының беренче утырышы 2012 елның 16 декабрендә ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Татарстан Республикасы Инвестицион советы ТР Президенты Указы белән республиканың инвестицион климатын яхшырту максатыннан оешты.
Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кама инновацион территориаль- җитештерү кластеры составына керә торган, муниципаль районнарның инвестицион мөмкинлекләре күргәзмәсен карап чыкты. Беренче чиратта, Кама индустриаль кластерының 3D моделе тәкъдим ителде. Моннан тыш, Яр Чаллы һәм Кама кластеры муниципаль районнары вәкилләре- Алабуга, Зәй, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай- шулай ук үз экспонентларын тәкъдим иттеләр. Иң масштаблысы Автоград күргәзмәсе булып чыкты, шул исәптән ТР Премьер-министрына эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтүче инфраструктураны күрсәттеләр.
ТР Инвестицияләр советының икенче утырышын ачып җибәргәндә, Илдар Халиков аның мөһим булуын билгеләп үтте. Шулай итеп, аның сүзләренә караганда, дәүләт инвесторларга йөзе белән борылды, “Бу, проблемалар хәл ителде дигән сүз түгел, ләкин алар хәл ителә. 2013 елда Татарстанда 500 млн. доллардан артык капиталы булган предприятияләр ачылачак”, - диде ул. Моннан тыш, Илдар Халиков муниципаль берәмлекләрнең Россиянең стратегик инициативалары агентлыгы белән хезмәттәшлеге мөһим булуын билгеләп үтте.
Беренче булып, ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов чыгыш ясады, ул Татарстан Республикасы Ивестицияләр советының беренче утырышы нәтиҗәләре буенча ясалган протоколның үтәлеше турында сөйләде. Үз чыгышында ул 17 пункттан торган әлеге протоколның үтәлү нәтиҗәләрен яңгыратып үтте.
“Муниципаль инвестицион инфраструктураның үсеше” темасына доклад белән Яр Чаллы шәһәре мэры Вәсил Шәйхразиев чыгыш ясады. Ул шәһәрдә эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү буенча нинди эш алып барылуы турында сөйләде.
“Инвестор” сәнәгать паркын урнаштыруга 12 га җир бүлеп бирелер дип планлаштырыла. Паркның максаты: уңай инвестицион климат тудыру, чит ил партнерларын һәм башка инвесторларны җәлеп итү. Чамаланган резидентлар саны 10-15, булдырыла торган эш урыннарының саны- 600 артык. Чамаланган инвестицияләр күләме – 800 млн. сумнан артык. Шулай ук Вәсил Шәйхразиев шәһәрдә булган “Южный” һәм “Заритал” агросәнәгать парклары турында, Казан IT- паркының икенче мәйданы турында сөйләде.
Инвестицион совет утырышын тәмамлап, Илдар Халиков тагын бер кат Татарстан Республикасы муниципаль берәмлек башлыклары игътибарын Инвестицияләр – Татарстанның киләчәге булуына юнәлтте. “Моңа аерым игътибар бирергә кирәк”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
"Татар -информ" Мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз