Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Инвестицияләр – Татарстанның киләчәге”
2013 елның 25 феврале, дүшәмбе
Бүген Яр Чаллы ИТ-паркында Кама инвестицон форумы кысаларында ТР Инвестицион үсеш агентлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов агентлыкның 2012 елгы эшчәнлеге һәм 2013 елга бурычлар хакындагы доклад белән чыгыш ясады. Шулай итеп, 2012 елда Инвестицион совет оештырылган, ул республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алышу органы булып тора.
Линар Якупов билгеләп үткәнчә, 2012 елның төп бурычы бер тәрәзә принцибы буенча инвестицион проектларны гамәлгә кую регламенты эшләү иде.
2013 ел башына булган мәгълүматлар буенча ТР Инвестицион үсеш агентлыгында 460 млрд. сумлык 187 проект инвестицион проектлау этабында, моннан тыш 8 млрд. сумлык 10 проект гамәлгә кую стадиясендә. 2012 елда чит ил инвестицияләре күләме 735,6 млн. АКШ доллары тәшкил иткән.
2013 елда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы ТР на 1 млрд. АКШ доллары тирәсе инвестиция җәлеп итү бурычын куя.
Коллегия утырышында Автошәһәр советы депутаты, “Развитие” ҖЧҖ директоры, шәһәр мэры каршындагы Эшмәкәрләр советы рәисе Сергей Кулиш чыгыш ясады. Ул республикада инвестицин мәйданчыклар үсеше турында сөйләде. Ул шулай ук республиканың сәнәгать һәм инвестицион мәйданчыкларында эшчәнлек алып бару өчен норматив базасын үзгәртү буена тәкъдимнәр белдерде. Илдар Халиков чыгышын тәмамлаганда бу мәсьәлә буенча төгәл тәкъдимнәр белдерүне сорады.
Илдар Халиков коллегиядә һәм форумда катнашучыларга, чит ил инвесторларына рәхмәт белдерде.
“Инвестицияләр – ул безнең киләчәк. Татарстанда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы тикмәгә генә оештырылмаган, инвестицияләр җәлеп итү һәм шәһәрләрдә, районнарда эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен яхшы инфраструктура булдырылган. Яхшы нәтиҗәләр бар, әмма без зурак уңышларга ирешә алабыз. Министрлар, дәүләт структурлары вәкилләре шәхсән үз тармакларына инвестицияләр җәлеп итү белән шөгыльләнергә тиеш, бу бик мөһим”, дип билгеләп үтте Илдар Халиков.
Шулай ук ТР Премьер-министры Инвестицион үсеш агентлыгының 2013 елга кайбер бурычларын билгеләде. Ул район, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренең игътибарын төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге өлкәсендә эшләүгә юнәлтте. Утырыш ахырында ул Татарстан Республикасына инвестицияләр җәлеп итүдә катнашкан һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде.
"Татар -информ" Мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз