Рөстәм Миңнеханов Канаданың РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джон Слоан белән очрашты

2013 елның 26 феврале, сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Канаданың РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джон Слоан белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, Татарстаннан анда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов,ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов кунакны сәламләп,Татарстанга зур игътибар биргәне өчен рәхмәтен белдерде.
Ике яктан да катнашучылар хәзерге дөньяда толерантлык, миграция процессларында заманча тенденцияләр һ.б. мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Джон Слоан Казанга 25-26 февральдә Казан (Идел буе) федераль университеты базасында “Гаять зур миграция процесслары шартларында толерантлык “темасына оештырылган Россия – Канада фәнни-гамәли семинарында катнашу өчен килгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International