Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Без яшьләрне ничек тәрбияләсәк, аларның илебезгә мөнәсәбәте шундый булачак, дип саный Сергей Погодин
2013 елның 26 феврале, сишәмбе
Татарстандагы балалар йортлары базаларында кадет мәктәпләре оештыру күздә тотыла, башлап – Яшел Үзән районындагысында.
Татарстанда булган 1272 белем бирү учреждениенең барысында да узган уку елында хәрби хезмәт нигезләренә әзерлек эшләре үткәрелгән. Аерым алганда, аларның 1134е урта (тулы) гомумбелем бирү учреждениесе, 35е башлангыч һәм 103е урта һөнәри белем бирү учреждениеләре дип күзалларга кирәк.
Шулай ук кадетлык белеме бирү эше дәвам иттерелә: Татарстанда тәрбиягә авыр бирелә торган балалар, ятимнәр һәм гаиләләрендә хәлләр уңышлы булмаган балаларны җәлеп иткән кадет мәктәпләре, мәктәп-интернатлары, классларын берләштергән тулы бер челтәр гамәлдә. Хәзерге вакытта республиканың Казан, Бөгелмә, Түбән Кама, Тәтеш, Актаныш, Кама Тамагы, Минзәлә, Байлар Сабасы, Болгар, Чирмешән, Чистай кебек торак пунктларындагы барлыгы 11 кадет мәктәп-интернатта 1678 бала, шулай ук Казан, Яшел Үзән, Чистайда 1әр, Чаллыда 4 кадет мәктәбендә 2897 укучы, урта гомумбелем бирү мәктәпләрендәге 175 кадет классында 3227 малай һәм кыз укый, патриотик рухта тәрбияләнә. Нәтиҗәдә, кадетлык белеме яшь буынның 7802 вәкилен колачлаган, былтыр исә 8 мең чамасы малай һәм кыз кадетлык курсын тәмамлаган, 2006 елда нибары 2 меңгә якын иде. Алга таба, конференцияләрнең берсендә ТР Премьер-министры урынбасары Равил Моратов игълан иткәнчә, Татарстандагы балалар йортлары базаларында кадет мәктәпләре оештыру күздә тотыла, башлап – Яшел Үзән районындагысында. Дөрес, аның ничегрәк буласын әлегә әйтеп булмый, һәрхәлдә, шундый концепция бар, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР хәрби комиссары Сергей Погодин.
Генерал-майор сүзләренчә, кадетлык класслары түбәндәге юнәлешләрдә эшли: хәрби юнәлеш – 220 кл. (3981 укучы), полиция – 94 кл. (2025 укучы), гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр – 68 кл. (1402 укучы), Казанның Совет районында наркотикларның законсыз әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте идарәсе карамагында – 1 кл. (14 укучы), Бөгелмә шәһәрендә казак классы – 1 кл. (24 укучы).
“Гомумән, һәрбер яшь кеше үз иленең тарихын, халкының данлы юлын белергә, үзенең Ватанына кирәклеген аңларга тиеш. Без яшьләрне ничек тәрбияләсәк, аларның илебезгә мөнәсәбәте шундый булачак”, - дип саный Сергей Погодин.
"Татар -информ" Мәгълүмат агентлыгы http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/02/26/83144/
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз