Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты фәнни-белем бирү үзәгендә булды.Аны КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов,ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов озатып йөрде.Алар уку аудиторияләре һәм лабораторияләрен карадылар, яшь галимнәрнең эшләре белән таныштылар.
Хәзерге вакытта КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты – зур уку-укыту-фәнни үзәге, анда 12 кафедра, 30 фәнни-тикшеренү лабораторияләре, җәйге практикалар өчен 4 уку-укыту фәнни базасы, зоология һәм ботаника музейлары, кече инновация предприятиеләре, Ботаника бакчасы эшли.
Аннан соң, Рөстәм Миңнеханов һәм калган кунаклар, КФУның Филология һәм сәнгать институтын карадылар. Татар теле һәм әдәбияты үзәгендә – татар телен он-лайн өйрәнү программасы кысаларында барган дәресне күзәттеләр,программаны тыңлаучылар белән сөйләштеләр.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.